Яшел Үзәндә «Көтә» муралы барлыкка килде. «Мурал Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган. Прообраз булып бер рәссамның әбисе тора. «Рәсемдә хәрби формадагы кыз кулында өмет, сагыш һәм мәхәббәт символы булган өчпочмаклы хатны тотып тора. Аның карашы еракка, вакыт аша, сугыш аша — көткән һәм ышанган урынга төбәлгән. Бу сугышкан гына түгел, тормыш өчен, киләчәк өчен рух көчен саклаган кешеләрнең образы. Бер фигура — меңнәрчә язмыш. Безнең күзгә карап торган хәтер. Безнең күзләргә карап торган хәтер»,- дип билгели рәссам-граффитист Александр Попов. Ул «ФормАрт» стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабы финалисты булды. «ФормАРТ» урам сәнгате фестивале округта 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга җәлеп итү, торак пунктларны төзекләндерү һәм сәнгати бизәү максатларында үткәрелә, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән эш барышын карарга чыктылар. Рәссамнар аларга үткән белән хәзерге арасында параллель – 1945-2025 символик язуын өстәргә җаваплы йөкләмә биргәннәр .
«Ел саен фестивальне оештыручылар дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен яки ел темасын ачуга юнәлдерелгән индивидуаль тематиканы билгелиләр. Фестивальнең төп тематикасы быел Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйле – «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары», «Сәнгатьтә героик үткән», «Җиңүчеләр буыны». Әлеге фестиваль кысаларында Яшел Үзәндә инде икенче мурал барлыкка килде. Бу рәсем тирән мәгънәгә ия. Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларын искә алу илебезнең тарихи мирасының гына түгел, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең дә мөһим өлеше. Мондый форматтагы мураллар сәнгать телендә мәгълүмат тапшыру каналы булып тора. Муралның хезмәт батырлыгы шәһәрендә һәм, нәкъ менә, Советлар Союзы Герое Николай Алтынов исемендәге парк янында барлыкка килүе символик мәгънәгә ия», - дип ассызыклады Ринат Садыйков.
Министр Яшел Үзән районы җитәкчелегенә әлеге иҗтимагый проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Барлыгы 326 гариза килгән. Бәяләү нәтиҗәләре буенча төп номинациядә иң яхшы 14 эш сайлап алынды. 10 августтан 20 августка кадәр халык тавыш бирү узачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен август ахырында Кировта узачак йомгаклау тантанасында игълан итәчәкләр. I, II һәм III урыннарны яулаучылар киләчәктә иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум күләмендә грантлар алачак.
