Татарстан мәктәп укучылары Мәскәүдән Владивостокка зур сәяхәт отты

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

15 июльдән 5 августка кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында 5-7 сыйныф укучылары өчен «Большая перемена» (алга таба – Конкурс) Бөтенроссия конкурсының финалы уза. «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсы – Беренчеләр Хәрәкәтенең флагман проекты. Конкурс Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре), Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. 2025 елдан «Большая перемена» «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер өлеше булды.

Алтынчы сезонның барлык конкурс этапларының бердәм темасы – «От мечты к свершениям». Дистанцион этаплар кысаларында яшьләрнең быел үзләренең иң кадерле хыяллары турында сөйләү, ә инде икенче этапта команда белән бергә аны тормышка ашыруга беренче адым ясау мөмкинлеге барлыкка килде. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында аерым яңа биремнәр «Буыннар хәтере» темасына багышланды.

Быел финалда Татарстан Республикасыннан 4 катнашучы катнаша. Конкурс биремнәре йомгаклары буенча 3 катнашучы җиңүче булды, ә 1 катнашучы конкурс лауреаты булды. Аларны уникаль приз – Мәскәүдән Владивостокка кадәр һәм кирегә «Большая перемена» поездында «Хыялдагы сәяхәт» көтә. Яңартылган маршрут Россиянең ике яшьләр башкаласы – Пермь һәм Омск аша узачак. Сәяхәт вакытында балалар илнең истәлекле урыннары белән таныша, шулай ук мәгърифәтчелек һәм мәдәни программада катнаша алачак. 5-7 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләрнең педагог-остазлары 100әр мең сум һәм «Большая перемена» партнерларыннан белем бирү программасын узу мөмкинлеге алачак.

5-7 сыйныфлар арасында Татарстан Республикасыннан финалистлар исемлеге:

-  Зиязиева Камилә Фәнис кызы - җиңүче

- Шаһиева Камалия Радик кызы - җиңүче

- Новосёлова Дарина Павловна - җиңүче

- Голубицына Мария Андреевна - лауреат

«Большая перемена» конкурсы – Россиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен иң масштаблы проект. Конкурста фәннән һәм технологияләрдән алып сәнгатькә һәм иҗатка кадәр 12 юнәлеш («чакыру») каралган. Традицион фән олимпиадаларыннан аермалы буларак, «Большая перемена»  конкурсында академик өлгереш түгел, ә хәзерге дөньяда балалар һәм яшүсмерләргә кирәк булачак күнекмәләр: командада эшли белү, катлаулы ситуацияләрдә стандарт булмаган чишелешләр табу, иҗади фикерләү һәм оештыру сәләте бәяләнә. Конкурсның генераль партнерлары – «Россия тимер юллары», «Росатом» дәүләт корпорациясе, Саклык банкы, VK, «Роскосмос» дәүләт корпорациясе. «Большая перемена» «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектлары линейкасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International