Татарстан Республикасы халкын «КАРДО» Халыкара урамнар премиясенең VIII Гранд-финалына чакыралар

2025 елның 1 августы, җомга

«Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасының урам мәдәнияте һәм спорты буенча VIII «КАРДО» Халыкара конкурс-премиясенең Гранд – финалына барлык юнәлешләрдә катнашучылар, тамашачылар һәм җанатарлар өчен теркәлү ачык. Кунакларны кызыклы ярышлар, шулай ук альтернатив күңел ачу мәйданчыклары көтә, аларда дөньяның 58 иленнән спортчылар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак. «КАРДО» гранд-финалына Татарстан Республикасында яшәүче теләсә кайсы кеше килә ала, моның өчен түбәндәге сайтта теркәлү дә җитә https://kardoaward.com.

Халыкара конкурс-премия «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Халыкара масштабтагы гранд-финал Ставропольдә 20-24 августта узачак. Ул Россия, Әрмәнстан, Нидерланд, Гамбия, Чили, Мексика, Испания һәм башка илләрдән өч мең катнашучыны һәм 150 меңнән артык тамашачыны берләштерәчәк.

«Кардо» проекты инде өченче ел «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының бер өлеше булып тора. Проект командасы белән бергә без аның географиясен киңәйттек һәм төбәк этаплары санын арттырдык. Ә быел Президент карары нәтиҗәсендә  «КАРДО» өстәмә игътибар һәм ярдәм алды. Мондый карар Президент платформасының Күзәтү советы утырышында кабул ителде. «КАРДО» проекты – төбәктән бер идеянең халыкара дәрәҗәгә кадәр үсеп, 58 илдән катнашучыларны берләштерә алуының ачык мисалы. Бу Россиянең мөмкинлекләр иле булуын тагын бер кат исбатлый», – дип билгеләп үтте «Россия –  мөмкинлекләр иле» Президент платформасы генераль директорының беренче урынбасары Геннадий Гурьянов.

Биш көнгә Ставрополь урам мәдәнияте һәм спорт башкаласына әвереләчәк. Чараның тематикасы шәһәр кунакларын килгәннән бирле озата барачак: Ставропольгә якынлашканда ук аларны кырда бик зур сәламләү язуы белән каршы алачаклар. Шәһәрне Ставропольнең проект һәм әһәмиятле урыннары белән бәйле мураллар һәм граффити белән бизәячәкләр.

Чарада катнашучыларның барысын да күңел ачу программасы көтә: конкурслар, мастер-класслар, уеннар, концертлар, баттллар. Ставрополь эссесеннән салкынча эчемлекләр булган махсус зоналарда ял итәргә, ә стильле һәм истә калырлык фотозоналарда истәлеккә фото ясарга мөмкин булачак. Мәйданчыкларда шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән ризык белән фудтраклар тәкъдим ителәчәк, ә киемдәге урам стилен яратучылар махсус маркетта Россия брендлары киемнәрен сатып ала алачак.

«КАРДО» Гранд-финалы – бөтен дөнья яшьләрен берләштерә торган урам культурасы һәм спорт көчен күрсәтүнең уникаль мөмкинлеге. Без проектыбызның талантлар өчен платформага әверелүе, үсешкә илһамландыруы һәм халыкара диалог өчен пространство тудыруы белән горурланабыз. Быел без һәр катнашучы һәм тамашачы Россиянең энергиясен, кунакчыллыгын һәм ихлас ярдәмен тояр өчен тагын бер адым алга атлыйбыз. Без бергәләп тормышны үзгәртә һәм урам культурасының киләчәген формалаштыра торган хәрәкәт булдырабыз! Бу шаккаткыч вакыйганың бер өлеше булган һәркемгә шат булачакбыз», – дип шәрехләде «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасының «КАРДО» премиясе генераль директоры, РФ Иҗтимагый палатасының Физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше комиссиясе рәисе урынбасары Валентин Работенко.

Ярышларда катнашучыларны шәһәрнең тарихи үзәге, музейлар һәм җирле производстволар, мәсәлән, кофе җитештерү буенча экскурсияләр көтә. Һәр көн традиция буенча төнге концерт программасы белән тәмамланачак.

«КАРДО» гранд-финалына теләгән һәркем килә ала, иң мөһиме түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк https://kardoaward.com. Юл чыгымнары, яшәү һәм туклану өчен кунаклар үзләре түлиләр. Катнашучылар санына гомуми шартларда онлайн, төбәк яки милли сайлап алуны узмаган һәм үз иленнән яки төбәгеннән делегация әгъзасы булмаган кешеләр дә килә ала.

Узган елның гранд-финалында Татарстан Республикасыннан халыкара мәйданда 16 кеше катнашты.

«Мин Казаннан. Гранд-финалдан көчле тәэсирләр, амбассадорлар белән очрашулар һәм вакыйга турында уникаль контент булдыру мөмкинлеге көтәм. Хәзер 13 кешедән торган делегация формалаша, һәм без мавыктыргыч маҗарага әзер!» – дип уртаклашты Татарстан Республикасыннан «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасының  «КАРДО» премиясе амбассадоры Карина Захарова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Россия Президенты РФ Хөкүмәтенә «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы белән берлектә, 2025 һәм 2026 еллардагы финалларны да кертеп, «КАРДО» урам мәдәнияте һәм спорты халыкара конкурс-премиясен уздыруга ярдәм итәргә боерды.

2025 елгы «КАРДО» чарасын «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы, «Россия урамнары» Гомумроссия урам мәдәнияте һәм спорты иҗтимагый оешмасы, Ставрополь крае Хөкүмәте, «КАРДО» урам мәдәнияте һәм спортны үстерү хәйрия фонды, Төньяк Кавказ федераль университеты, «ОФФБИТС» иҗтимагый оешмасы оештыра.

«КАРДО» конкурс-премиясе турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында белергә, теркәлү узарга һәм Гранд-финал программасы белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International