УРАМ командасы УРАМ тур кысаларында шәһәрләрнең тулы исемлеген игълан итте. Быел тур географиясе киңәйтелгән — команда бөтен республика буенча берьюлы 12 локациягә чыгуны оештыра. Тур Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Татарстанда җәй» проектлары һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «УРАМ» экстрим-паркы командасы тарафыннан үткәрелә.
Урам Тур — җирле бергәлекләрне, экстрим-спортны һәм урам мәдәниятен берләштерә торган проект. Иинтерактив форматлар, иҗади һәм спорт мастер-класслары һәм райдерлар белән очрашулар. Турның максаты — урам комьюнитиларын ныгыту, кече һәм урта шәһәрләрдә яшьләр мәдәниятенә ярдәм итү, экстрим һәм үз-үзеңне белдерү өчен локаль мәйданчыкларны үстерүгә илһамландыру.
Һәр шәһәрдә ВМХ, самокат, скейтбординг, воркаут, паркур һәм башка бик күп нәрсәләр буенча мастер-класслар узачак. Татарстанның эре шәһәрләрендә УРАМ командасы фестивальләр уздырачак, анда экстрим-спорттан тыш иҗади мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар планлаштырыла.
Тур шәһәрләре исемлеге:
5 август — Арча, вело-чаңгы-роллер трассасы
5 август — Байлар Сабасы, «Олимп» стадионы (Габдулла Тукай ур., 7 й.)
6 август — Балтач, Геройлар аллеясы паркы артындагы мәйданчык (Ленин ур., 42)
8 август — Әгерҗе
9 август — Яр Чаллы, «Гренада» скейт-паркы
10 август — Түбән Кама, «Айда» скейт-паркы
16 август — Лаеш шәһәре, Дзержинский ур., 53/8 адресы буенчча урнашкан скейт-парк
23 август — Лениногорск шәһәре
24 август — Бөгелмә, «Техника йорты» артында боул Муса Җәлил ур., 31
29 август — Яңа Чишмә, Заливная ур., 4А
Тулырак тайминглар, шулай ук башка шәһәрләр һәм УРАМ тур уздыру даталары соңрак социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк: t.me/uramextremepark
Программа ВМХ, самокат, скейтбординг, воркаут, паркур буенча мастер-классларны үз эченә ала. Эре шәһәрләрдә — Түбән Кама һәм Яр Чаллыда — УРАМ Тур фестиваль форматында узачак һәм иҗади мастер-класслар, спорт контестлары һәм интерактив мәйданчыкларны үз эченә алачак.
Исегезгә төшерәбез, УРАМ туры бу җәйнең иң көтелгән вакыйгаларының берсенә — «УРАМ» урам мәдәниятләре фестиваленә кадәр үткәрелә. Фестиваль кысаларында төрле дисциплиналар буенча контестлар, урам мәдәнияте өлкәсендә мастер-класслар, бию баттллары, музыкаль артистлар, диджейлар һәм чакырылган хедлайнерлар чыгышлары уза. Фестиваль гадәттәгечә 30 августта «УРАМ» экстрим-паркы территориясендә узачак.
29 һәм 30 июльдә УРАМ Тур Яшел Үзәндә һәм Чистайда булып узды һәм 200дән артык райдер һәм спортчыны җыйды, 2 августта тур Әлмәттә «Свобода» урам мәдәнияте фестивале кысаларында узды, бүген Арчада һәм Байлар Сабасында узачак.