«Әниләргә мәхәббәт белән»: Казанда әниләргә багышланган яңа мурал барлыкка килде

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Татарстан яшьләре республика районнарында һәм шәһәрләрендә йорт фасадларында мураллар ясауны дәвам итәләр. Әниләргә багышланган «Әниләргә мәхәббәт белән» муралы Казанда Татарстан урамы, 7 адресы буенча урнашкан бинаның соңгы фасадында пәйда булды. Гүзәл Хәйбуллова үзенең эскизы белән 2024 елда Идел буе федераль округының «ФормАрт» урам сәнгате фестивалендә җиңүче булды. Фестиваль Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән уза һәм ул урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә, аларны торак пунктларның сәнгати бизәлешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Фестивальнең бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Республикада проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Әниләргә мәхәббәт белән» муралы Казан шәһәре Башкарма комитетының «Старый город» Префектурасы, директор Денис Самарин йөзендә «Новастрой» төзелеш компаниясе һәм «Старый город» идарә компаниясе ярдәмендә төзелде.

Конкурс җиңүчесе эскизы буенча быел мурал рәссам-граффитист Роман Левашов тарафыннан ясалган.

«Һәр мурал — рәсем генә түгел, ә юллама. Әлеге иҗтимагый проект ярдәмендә яшьләр үз талантларын тормышка ашыра, ә республика шәһәрләре мәгънәләре ягыннан яктырак һәм тирәнрәк була бара. Мәсәлән, быелгы финалист Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган «Көтә» муралын ясый. Прообраз булып бер рәссамнарның әбисе сайланган. Рәсемдә хәрби формада кыз кулында өмет, сагыш һәм мәхәббәт символы булган өчпочмаклы хатны тотып тора. 2023 елда Яр Чаллы мәктәбе фасадында «Через тернии к звездам» муралы барлыкка килде. Мурал егет тоткан китапта сакланган серләрнең пәрдәсен ача кебек. Шулай итеп, китап, белемнәрен үзендә саклап, яшь буынның төрле яшьтәге һәм хәтта гасырлардагы остазлар белән аралашу чарасы булып тора. 2022 елда «Бию» муралы шулай ук Яшел Үзәндә барлыкка килде. Рәсемдә стильләштерелгән татар костюмындагы яшь кыз сурәтләнгән. Аның күз карашы еракка төбәлгән, бу иң яхшы киләчәкне булдыру омтылышын һәм теләген гәүдәләндерә. 2021 елда «Төш» муралы Казанның Киров районындагы йортның фасадын бизи. Эшнең авторы  – Әлмәт рәссамы. Ул киләчәк дөньясы категориясен сайлады», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. Министр сүзләренә караганда, республикада Татарстан җитәкчелеге – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруына зур игътибар бирелә.  – Без, профильле министрлык буларак, үзебезнең зур командабыз белән бу бурыч өстендә эшлибез, төрле категориядәге яшьләргә мөмкинлекләр тудырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International