Пермьдә эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» Идел буе федераль округы яңа иҗтимагый проектының финалы старт алды

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Пермьдә эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» Идел буе федераль округы яңа иҗтимагый проектының финалы старт алды. Ул округның 14 төбәгеннән 420 катнашучыны, шул исәптән Татарстаннан 30 кеше берләштерде. Проект яшьләрне һәм белгечләрне округ төбәкләрендәге предприятиеләргә беркетүгә, эшләүче яшьләр арасында ярдәм һәм үсеш, спорт һәм интеллектуаль сәләтләр системасын булдыруга, шулай ук проектның команда барлыкка китерә торган чараларын оештыру һәм үткәрү исәбенә корпоратив мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев мөрәҗәгать итте.

«Сезне «Молот»  яңа иҗтимагый проекты башлану белән котлыйм. Без аны ел буе әзерләдек. Безнең округта мәктәп укучылары һәм студентлар өчен күп проектлар гамәлгә ашырыла, әмма эшләүче яшьләр өчен шулкадәр күп кешене берләштерә алырлык проект юк. Чынлыкта сез күпкә күбрәк, һәм сез монда үз төбәкләрегездә җитди сайлап алу узып килүегез белән бәхетле.Тарих монда күз алдында – мондый масштабтагы проект Идел буенда пәйда була», - дип билгеләде ул.

Машковцев шулай ук Россия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиковның котлавын җиткерде.

«Предприятиеләрнең кадрлар потенциалын һәм икътисадның реаль секторын үстерү – бүген үк иң мөһим дәүләт бурычы. Сез, яшьләр буыны, төрле тармакларның үсеш перспективаларын билгелисез. Сезнең талантларыгыз һәм казанышларыгыз – Россиянең техник модернизациясе һәм суверенитеты нигезе», - диелгән котлауда.

Татарстанда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә уздырыла торган спартакиадалар базасында «МолоТ» проекты өчен сайлап алу ярышларын һәм муниципальара сайлап алуларны уздыру форматы билгеләнде. Төбәк сайлап алулар «Корпорацияләр кроссы», «Марш-бросок» туристлык эстафетасы, эшләүче яшьләр арасында интеллектуаль уеннар буенча «Престиж Кубогы» турниры кебек яшьләр спорт чаралары кысаларында үткәрелде. Төбәк сайлап алуның «юл картасы» нигезендә, апрельдән июньгә кадәр республика предприятиеләре белән берлектә барлыгы дүрт муниципальара сайлап алу чарасы һәм дүрт төбәк сайлап алу уздырылган.

Сайлап алу ярышларында Татарстанның 34 предприятиесеннән эшләүче яшьләр арасыннан 2217 кеше катнашты. Төбәк командасы составына 30 кеше сайлап алынды – республиканың алты предприятиесе вәкилләре: «КамАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Казанкомпрессормаш» АҖ, «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте, «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның 4 сәнәгать шәһәреннән: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камадан.

Исегезгә төшерәбез, берничә ай дәвамында округның барлык төбәкләрендә төбәк этаплары узды, алар барышында округ финалына командалар билгеләнде. Сайлап алу чараларында округның 394 предприятиесеннән 16 меңнән артык кеше катнашты.

Финал барышында спорт һәм интеллектуаль ярышлар, шул исәптән тарихи викторина, җиңел атлетика эстафетасы, команда спорт ярышлары (волейбол, мини-футбол һ.б.) һәм гаилә эстафетасы узачак. Эшләүче яшьләр вәкилләре шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең һөнәрләре һәм предприятиеләре турында иҗади визиткалар конкурсында һәм видеороликлар конкурсында катнашачаклар.

Чаралар төрле мәйданчыкларда узачак: «Усть-Качка» курортында, Пермь Президент кадет училищесында, «Энергия» спорт комплексында һәм «Динамо» стадионында.

Финал программасында шулай ук эшче һөнәрләре чемпионатын уздыру, тәҗрибә уртаклашу өчен стратегик сессия, төбәк предприятиеләре һәм Молотов өлкәсенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше тарихы белән танышуга юнәлдерелгән «Молот Молотова» квесты һәм Пермь агломерациясе – Россиянең Яшьләр башкаласы буенча экскурсия программасы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International