Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген проектлаганда һәм концепцияне билгеләгәндә яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре һәм заманча трендлар исәпкә алынды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзәкне ачу тантанасында белдерде.
«Татарстанда яшь буын белән эшләүгә, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Бүген без республика программасы кысаларында чираттагы объектны – Биектау районында яшьләр үзәген ачабыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул яңа яшьләр үзәгендә тәрбия алган балалар Ватаныбыз киләчәгенә лаеклы өлеш кертәчәкләренә ышаныч белдерде.
«Импульс» яшьләр үзәге Биектау районында беренче булды. Бинаны ремонтлауга профильле программа буенча 80 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Демонтаж эшләре февральдә башланды. Якынча шул ук вакытта яшьләр белән булачак яшьләр үзәге концепциясе турында фикер алыша башладылар.
Биредә яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре һәм яшьләрнең тренд юнәлешләре исәпкә алынды. Пространстволарны планлаштырганда, кабатлауларга юл куймас өчен, якын-тирәдәге учреждениеләрне дә исәпкә алганнар.
«Татарстанда яшьләр белән эшләүгә һәм тиешле инфраструктурага зур игътибар бирелә. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2019 елдан башлап яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, ул ел саен 500 млн сум финанслый», – дип өстәде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Ул ассызыклаганча, 2019 елдан республикада 31 яшьләр үзәге ремонтланган, гомуми суммасы 2 млрд сумнан артык. Татарстанда яңа яшьләр үзәкләре ачылу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Яшьләр үзәге янында яшьләр белән эшләү белән бәйле тагын берничә объект бар, дип белдерде Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов.
«Без чын яшьләр кварталын булдырдык. Янәшәдә «Титан» яшүсмерләр клубы, футбол манежы, чаңгы базасы һәм ГТО мәйданчыгы эшли, ә тиздән Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе дә ачылачак. Безнең балаларга физик, интеллектуаль һәм иҗади яктан гармонияле үсеш өчен барлык мөмкинлекләр дә бар», - дип аңлатты ул.
«Татар-информ» материаллары буенча.
