Татарстанда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2019 елдан «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә шушы вакыт эчендә 6,97 млрд сумга 43 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде һәм төзелде.
«Быел 19 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган. Аларның сигезендә эшләр тәмамланган инде, калганнарының 89% ы башкарылган. Һәр объектка индивидуаль якын килү бар. Безнең өчен анда стеналарны яисә обойларны яңартып кына калмыйча, объектларның лагерь юнәлешенә туры килүе мөһим. Әгәр, мәсәлән, лагерь эшчәнлеге инженерлык юнәлешен үстерүгә юнәлдерелгән икән, техника, яктылык, стеналар барысы да туры килергә тиеш, әгәр ул этномәдәни лагерь икән, димәк, анда яшүсмер смена дәвамында республикада яшәүче халыкларның төрле мәдәниятләре белән таныша алсын өчен бар нәрсә дә бар һәм мондый мисаллар күп, болар спорт юнәлешләре дә, ирекле, экологик, тел, гамәли сәнгатьнең төрле остаханәләре һ.б.», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр билгеләп үткәнчә, шундый бербөтен якын килү – яшүсмерләр өчен кирәкле яңартылган инфраструктура, бай программа ярдәмендә без смена вакытында үсеп килүче буында файдалы гадәтләр тәрбиялибез, лагерьдан соң да үзләренә ошаган юнәлештә эшләрен дәвам итсеннәр өчен төрле мастер-класслар, чаралар кысаларында кызыксындырырга тырышабыз. Болар барысы да «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
2025 елда программага Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлегеннән һәм Анапа шәһәреннән 1,3 млрд сумлык 19 объект кертелгән.
Мәсәлән, Тәтеш районында «Ласточка» балаларны сәламәтләндерү лагеренда, Ютазы районында «Дубравушка» балаларны сәламәтләндерү лагеренда эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Реновациядән соң быел июль аенда Әгерҗе районында «Алмалы» лагере ачылды. Беренче смена «Ватанга хезмәт итәм» патриотик юнәлешендә булды. Биредә клуб, йокы корпуслары, актлар, спорт заллары һәм башкалар яңартылган.
Быел июнь аенда Яшел Үзән районында ремонттан соң «Мечта» республика лагере ачылды. Балаларны яклау көнендә лагерьда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков булды. Лагерь 1983 елда төзелгән. Капиталь ремонт вакытында биш йокы корпусы, мунча-кер юу комплексы, КПП, медицина пункты, ашханә, клуб, инженерлык челтәрләре һәм коймалар ремонтланган. Биредә беседкалар, учак мәйданчыгы, урам сәхнәсе, универсаль спорт мәйданчыгы һәм пляж волейболы мәйданчыгы барлыкка килде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2026 елга «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләр ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы проекты эшләнде. Программага 8 муниципаль берәмлектән һәм Анапа шәһәреннән 12 балаларны савыктыру лагере кертелгән.