Татарстанның Спас районы Вертолетный утравында ике масштаблы чараны ачу тантанасы булды: «Һәлак булганнарны эзләүчеләр» укыту-күнекмә сәфәре һәм авыр тормыш хәлендә калган һәм профилактик хисапта торучы яшүсмерләр өчен республика профиль сменасы. Анда 100 дән артык кеше җыелды, алар арасында «Россияне эзләү хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте составына керүче 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге Казан студентлар эзләү отрядлары вәкилләре, Татарстан Республикасының актив яшьләре, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган һәм профилактик хисатата торучы 16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр бар иде.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада төрле категориядәге яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырыла. Эзләнү отрядлары илебезнең тарихи хәтерен саклауга зур өлеш кертәләр һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә актив эшлиләр. Ике смена бер датага очраклы гына берләшмәгән. Шулай итеп, без конкрет мисаллар аша – эзләүчеләр аша яшүсмерләргә җәмгыять өчен нинди файдалы эшләр белән шөгыльләнеп булуын күрсәтәбез һәм сөйлибез, һәм оештыручылар аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, бу мөһим эшкә өйрәтергә әзер», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Сезне быел утрауда уза торган алтынчы чарада сәламлим. Алдагы сменаларда катнашучыларның таныш йөзләрен күрү аеруча күңелле. Ышанам ки, бу очрашу да сезгә якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар бүләк итәчәк», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте»нең Татарстан Республикасындагы башкарма директоры Тимур Камалетдинов.
Чараларның белем бирү программасына түбәндәге юнәлешләр керә:
- эзләү эше – эзләү - разведка методикаларын үзләштерү, мәгълүмат, кыр белешмәләре һәм эзләү коралы белән эшләү күнекмәләрен үстерү;
- хәрби һәм спорт әзерлеге – физик форманы һәм махсус хәрби күнекмәләрне камилләштерү;
- гамәли исән калу – табигать шартларында: янгынга каршы куркынычсызлык нигезләреннән алып медицина күнекмәләренә һәм ресурслар эзләү ысулларына кадәр автоном яшәү өчен гамәли белем һәм күнекмәләр алу;
- иҗади һәм социаль блок – коллективны ныгыту һәм шәхси үсеш өчен команда активлыкларын, психологик практикумнарны, интерактив уеннарны һәм кичке күңел ачу чараларын оештыру.
«Бу утрауда патриотлар һәм эзләнүчеләрнең бер генә буыны тәрбияләнмәгән. 2014 елдан бирегә Татарстан Республикасыннан гына түгел, бөтен Россиядән эзтабарлар килә. Безнең эш, дуслар, сезнең белән бик мөһим, чөнки без – һәлак булган сугышчыларны соңгы күрүчеләр һәм киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы турында сөйли алучы бердәнбер кешеләр. Бүгенге чара Татарстанның патриотик хәрәкәте активистларының яңа буынына старт бирсен», – дип өстәде Россия эзләнү хәрәкәтенең Координацион советы әгъзасы – Идел буе федераль округындагы вәкил Андрей Мордвинов.
Эш 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны бай программа көтә, ул дистәләгән лекцияләр, практик дәресләр һәм туризм, эзләү һәм хәрби-тарихи эш өлкәсендә экспертлар белән очрашуларны үз эченә ала.
«Белем багажының нинди дәрәҗәсен сез моннан алып китүегез сезгә генә бәйле. Тормышны алдан белеп булмый, һәм бу күнекмәләр теләсә кайсы вакытта кирәк булырга мөмкин. Безнең бурыч – сезгә максималь тәҗрибә һәм практик белем бирү. Без сөйләгәннәрнең 5-10%ын үзләштерсәгез дә, бу инде сезнең ышанычлы өстенлегегез булачак. Игътибар белән тыңлагыз, тәҗрибәле остазлардан өйрәнегез – алар сезнең белән үзләренең иң яхшы эшләнмәләре һәм серләре белән уртаклашырлар», - диде катнашучыларга Татарстан Республикасының «Ватан «берләшмәсе» Яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев.
Чараларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Ватан өчен» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Татарстан Республикасының «Ватан» Берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр формированиеләре үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Чаралар гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып, «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге финанс ярдәме белән уздырыла.