Татарстанда «Яшь парларга грантлар» проектының беренче 20 парын бүләкләү булды

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Халыкара яшьләр көнендә Казан Кремле территориясендә «Яшь парларга грантлар» проектында беренче җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – быелның 8 июлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Яшьләргә грантлар» социаль проектын башлап җибәрде. Аның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. 2025 ел ахырына кадәр республиканың никахлашучы яшь парларына финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сүзләренә караганда, һәр грант күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк: «Акчалар туйның тормышның мөһим этабы буларак әһәмиятен ассызыклап, бары тик билгеле бер тематик форматта бәйрәм тантанасын оештыру өчен генә каралган. Грантка гаризаны ТР Дәүләт хезмәте 2.0 сайтында бирергә була. Моның өчен грантка гаризага видеовизитка беркетергә кирәк. Бер ай эчендә яшь пар гаризага җавап алачак».

«Безнең никах  17 августта, язылышу тантанасы 30 – шәһәр һәм Республика көнендә булачак. Без ике ел элек дусларыбызның туенда таныштык, ә хәзер үзебез дә өйләнешәбез. Конкурс турында социаль челтәрләр аша белдек, катнашырга булдык. Документларны рәсмиләштергәндә зур кыенлыклар булмады. Җиңүчеләр исәбендә булуыбызны белгәч, бик шатландык. Бу яшь парларга яңа тормыш башларга ярдәм итә торган бик яхшы идея», - дип билгеләп үттеләр конкурста җиңүчеләрнең берсе Эльдар Сәләхов һәм Лилия Бариева.

Чарада VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы  Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

«Бүген тарихи көн, чөнки Татарстанда, гомумән Россиядә беренче мәртәбә шундый гаҗәеп, игелекле һәм, минемчә, бик дөрес акция уздырыла. Бу дөрес, искиткеч проект, ул сезне, сезнең йөрәкләрегезне берләштерәчәк һәм, минемчә, калган гомерегезгә берләштерәчәк. Һәрхәлдә, мин сезгә никахыгызның нәкъ менә шундый булуын телим, бер һәм гомерлеккә», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татьяна Ларионова. Ул шулай ук жюри әгъзаларының эше турында сөйләде һәм һәр тарихның дәвам итүгә лаек булуын, әмма сезнең тарихларыгызның иң күңелгә үтеп керерлек, иң кызыклы, иң креатив булуын билгеләп үтте.

«Без студентлар, КАИда өченче курста укыйбыз, шунда таныштык та инде, безне иҗат бәйләде – без икебез дә җырлыйбыз. Булачак ирем белән без төрле милләттән: ул татар, мин керәшен. Һәм безнең туй милләтара, барлык традицияләрне исәпкә алып узачак. Грант акчасын без этник стильдәге бизәкләргә һәм алып баручыга сарыф итәргә планлаштырабыз. Әзерлек инде күптән башланды һәм бик тиздән бу барысы да тормышка ашачак. Республикага бу мөмкинлек өчен рәхмәт белдерәбез, бу яшьләр өчен зур ярдәм», - дип сөйләделәр булачак яшь пар Айрат Кәшафетдинов һәм Тамара Минова.

«Без 2017 елда очраша башладык, бер мәктәптә бергә укыдык. Бу грантны безнең туйга туры китереп үткәрүләре зур бәхет. Әйтерсең безнең 8 еллык мөнәсәбәтләребез бу вакыйга белән махсус билгеләп үтелде. Булачак ирем миңа 9 майда, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тәкъдим ясады. Грант турында игълан иткән көнне безгә берничә кеше хәбәр җибәрделәр, алар арасында дуслар да, туганнар да бар иде. Без катнашырга тиеш дип карар иттек. Татарстан, һәрвакыттагыча, бөтен планетадан алдарак. Республикабызга зур рәхмәт, ул искиткеч, уникаль. Без булдырабыз! Рәхмәт!» - дип проект җиңүчеләренең берсе Ратмир Батыршин һәм Анастасия Боклаг тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Финанс ярдәме алуга сертификаттан тыш, җиңүчеләр шулай ук «Profcosmo» компаниясеннән бүләк бокслары, «Умай» рестораныннан чәй һәм чәкчәк җыелмасы, «Ак Барс Банк» гавами акционерлык җәмгыятеннән паспортларына парлы тышлыклар алдылар.

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International