«Волга» яшьләр үзәгендә сентябрь һәм октябрь айларында «Люби. Созидай. Вдохновляй» проект сессияләре узачак, анда Татарстаннан теләсә кайсы яшь кеше катнаша алачак. Темалар карьера, гаилә, психологик һәм физик сәламәтлек, шәхси нәтиҗәлелек һәм мөнәсәбәтләр өлкәләренә кагылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде.
«Узган ел проект бөтен Татарстаннан 35 яшькә кадәрге 500дән артык яшь кешене берләштерде – күпләр эш, яңа дуслар тапты, икенче яртысы белән үзара мөнәсәбәтләрдә шәхси мәсьәләләрне хәл итте. Быел без проектны яңадан уздырабыз һәм яшьләрне анда катнашырга чакырабыз. Бу белем бирү сессияләре – лекцияләр генә түгел, бу үз өлкәсендәге иң яхшы экспертлар белән очрашулар һәм үз тормышыңны сыйфатлы үзгәртергә мөмкинлек», – дип билгеләде ул.
Сентябрь уртасында узачак беренче сессиягә катнашу өчен гаризаны август ахырына кадәр, калганнарына сентябрь ахырына кадәр бирергә мөмкин. Быел алар янә 500дән артык катнашучыны берләштерәчәк. Спикерлар буларак танылган республика һәм федераль экспертлар чыгыш ясаячак.
Беренче сессия эшкә урнашуга багышланачак. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каршындагы инклюзив совет рәисе урынбасары Гөлнара Галиәхмәтова.
«Эшкә урнашу – инвалидлар өчен бик кискен мәсьәлә. Яшьләр бөтен Татарстаннан килә. Өч көн дәвамында без алар белән төрле юнәлешләр буенча эшлибез. Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләрен табу авыр икәнен аңлыйбыз. Безнең программа үз-үзен үстерүгә һәм карьера үсешенә, шулай ук юридик моментларны ачыклауга юнәлдереләчәк», – дип аңлатты ул.
Узган ел сменада катнашучыларның берсе инвалид коляскада йөрүче Виктор Автономов булды. Аның нәтиҗәләре буенча ул эш таба алган һәм актив рәвештә блогерлык белән шөгыльләнә.
«Смена ярдәмендә мин «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында эш таба алдым. Анда мин эш бирүчеләр белән сөйләшә алдым, резюме тутырырга өйрәндем. Бүгенге көндә мин фотограф булып эшлим һәм блогер булып торам. Анда мин яңа кешеләр белән таныштым, алар белән аралаша башладым», – дип уртаклашты Виктор Автономов.
Узган ел гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган сессия аеруча якты булды. Кайбер парлар тренинг алдыннан аерылышу чигендә иде, әмма сессия вакытында үзара аңлаша алдылар, дип сөйләде клиник психолог, гаилә психотерапевты, «Кызыл Хач» Халыкара акциясе катнашучысы Снежана Нуретдинова.
«Аерылышу чигендә берничә гаилә бар иде. Аларга кирәк булган нәрсә – көндәшлек итү түгел, ә бер- берсен ишетергә өйрәнү. Тренингта ук ир белән хатынның бер - берсе белән аңлашуларын һәм бер-берсенә җирдәге иң кыйммәтле кеше булуларын аңлаган очракларны күрдем», - дип елмайды психолог.
Тагын бер сессия психологик һәм физик сәламәтлеккә багышланачак. Аерым алганда, анда эмоциональ яну проблемалары каралачак, дип ассызыклады КФУ Мәгариф һәм психология институтының Педагогик психология кафедра педагогы, РАНХиГС Президент кампусы остазы Лилия Орлова.
«Без эмоциональ интеллектның кешенең, бигрәк тә лидерлык позицияләрен биләүче яшьләрнең физик һәм психик сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында җентекләп сөйләшәчәкбез. Хис-кичерешләр –балалар өчен зур стратегик ресурс. Тискәре хис – кичерешләр белән ничек эшләргә, башка кешеләр белән аралашырга һәм баланс төзергә мөмкин булуы турында сөйләшик», – дип аңлатты ул.
Карьерага багышланган «Омтылыш» сессиясе 17-19 сентябрьдә, сәламәтлек турында – 22-24 сентябрьдә, шәхси нәтиҗәлелек һәм үсеш турында – 10-12 октябрьдә, мөнәсәбәтләр турында – 17-19 октябрьдә, гаилә турында-20-22 октябрьдә узачак. «Омтылыш» сессиясендә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала, калган сессияләрдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала, сылтама буенча теркәлергә кирәк.
«Люби. Созидай. Вдохновляй» проекты яшьләрнең потенциалын ачуга ярдәм итә һәм аларның шәхси үсешкә, һөнәри тормышка ашыруга һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга омтылышын хуплый, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.