«Киләчәкне сайлыйм» проекты кысаларында Казанның балалар лагерьларында ял итүче 300дән артык бала һәм яшүсмер алдынгы җиңел сәнәгать предприятиеләрендә һәм технологик мәйданчыкларда булды. Яшьләрнең һөнәри юнәлеш бирү эше «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Балалар Данилов мануфактурасы, Peppy Woolton, Natural Advance, «Элекон» заводы һәм «Искра-Волга» технопаркы эшләре белән таныштылар, заманча һөнәрләр һәм перспективалы тармаклар турында белделәр.
«Мондый экскурсияләр – балалар өчен ял итү генә түгел, ә булачак һөнәрләре турында уйлану өчен уникаль мөмкинлек. Без партнерларыбызга лагерьларыбыз яшьләренең реаль производствоны күрүләре һәм яңа идеяләр белән илһамланулары өчен рәхмәтле», - дип билгеләп үтте «ЛЕТО» Республика үзәге директоры Нина Шимина.
Экскурсияләрдә укучылар җитештерүнең тулы циклын күрделәр – эскизлар ясаудан алып әзер продукция чыгаруга кадәр. Данилов мануфактурасында һәм Peppy Woolton да алар оекбаш продукциясе җитештерү процессы белән таныштылар. Natural Advance да яшьләр чемпионнар өчен спорт киемнәре ничек ясалуын, «Элекон» заводында хәрби һәм гражданлык техникасында, ракета – йөртүчеләрдә кулланыла торган югары сыйфатлы тоташтыргычларның ничек җитештерелүен белделәр. «Искра-Волга» технопаркында укучылар үзләрен инженерлар ролендә сынап карадылар, электр транспорты өчен мини-зарядкалау станциясен җыйдылар, шулай ук өр-яңа электротехник җиһазларның ничек төзелүен күрделәр.
Экскурсияләр «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы кысаларында оештырылды. «Киләчәкне сайлыйм» проекты кысаларында барлыгы 60 экскурсия планлаштырылган, аларда 1,5 меңнән артык Казан укучысы катнашачак. Киләсе сәфәрләр көз көне булачак. Укучылар Татарстанның алдынгы предприятиеләрендә булачак.
