Казанда «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумын ачу тантанасы узды

2025 елның 19 августы, сишәмбе

19 августта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясендә «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумын ачу тантанасы булды.

Форум профильле югары уку йортлары һәм көллиятләр студентларын, территорияләрне үстерү буенча проектлар төзүче яшь белгечләрне, активистларны һәм урбанистларны, шулай ук Россия шәһәрләренең киләчәге һәм аларның үсешендә яшьләрнең роле турында фикер алышу өчен экспертларны берләштерде.

Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина катнашты.

«Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумын ачып, Алексей Ересько яшьләрне шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләренә җәлеп итүнең тотрыклы киләчәктә мөһим факторга әверелүен билгеләп үтте:

«Мин Казанда «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучыларны сәламләвемә шатмын! Аның барлыкка килү тарихы бик тә гыйбрәтле: бүген бөтен ил буенча яшьләр өчен бик күп объектлар төзелә, һәм аларны сезнең катнашудан башка проектлау мөмкин түгеллеге бик ачык. Нәкъ менә сез — яңа киңлекләр барлыкка килүнең төп кулланучылары һәм инициаторлары, һәм яшьләрнең аларны булдыруда турыдан-туры катнашуы бик мөһим. Беренче һәм икенче форумнар арасында миңа берничә яшьләр чарасында булу бәхете тиде, һәм мин сезнең активлыгыгызның үсүен күрәм. Бу  — иң мөһиме: сез шәһәрләрегез һәм торак пунктларыгыздагы урамнарда ниләр булганына битараф түгелсез. Сез бу шәһәрләрдә тормышның кызыклырак, матуррак һәм уңайлырак булуын телисез. Шуңа күрә мин барлык катнашучыларны да рәхәтләнеп сәламлим һәм бүген шәһәрләребезнең киләчәген нәкъ менә сез булдыруыгызга шатмын».

Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков форумның диалог һәм гамәли чишелешләр мәйданчыгы буларак әһәмиятен ассызыклады:

«Бүгенге форум Казанда илнең 50дән артык төбәгеннән 400гә якын катнашучыны җыйды. Ул бүгенге көндә яшьләрнең уңайлы шәһәр мохите: җәмәгать пространстволары, яшьләр үзәкләре, парклар, скверлар, яшүсмерләр клублары формалашуга актив йогынты ясавын күрсәтә.

Мин ышанам, программа кысаларында без дә бу хакта сөйләшәчәкбез. Бүгенге көндә яшьләр төзелеш, архитектура, объектлар дизайны һәм объектларның концептуаль үсеше буенча шәһәр көн тәртибен тормышка ашыруда чын-чынлап ничек катнашалар, дигән темага чыгыш ясау планлаштырыла. Без моны бүген генә түгел, 5, 10 елдан соң да эшләүнең мөһимлеге турында фикер алышачакбыз. Ышанам ки, сезнең һәрберегез монда яңа һөнәри белемнәр, ә иң мөһиме  — күп элемтәләр табар».

Тантаналы өлештән соң форумның дүрт трек буенча оештырылган өч көнлек белем бирү программасы старт алды:

● «Фиджитал-урбанистика» остаханәсе

● «Шәһәр медиасы» лабораториясе

● «Шәһәр энергиясе» интенсивы

● «Һөнәри траектория» программасы

Катнашучыларны федераль һәм төбәк экспертлары белән проект сессияләре һәм воркшоплар, Россия шәһәрләренең реаль сораулары белән эшләү, үз идеяләрен тәкъдим итү һәм аларны төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирүгә кертү мөмкинлеге көтә. Шулай ук стажировкалар һәм партнерлардан эшкә урнашу турында турыдан-туры тәкъдимнәр белән блоклар каралган. Яшьләр өчен мондый мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Яшь лидерлар белән архитектура, медиа һәм дизайн өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар эшләячәк. Программа катнашучылар командалары тарафыннан эшләнгән проектларны яклау белән тәмамланачак.

«Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумы Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә һәм ДОМ.РФ үсеш институты һәм «Шәһәр реновацияләре» гомумроссия оешмасы ярдәмендә оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International