Татарстан яшьләре Кытайда «Волга-Янцзы» X Россия-Кытай яшьләр форумында республика исеменнән чыгыш ясаячак

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Татарстан делегациясе составында 11 кеше 20-26 август көннәрендә Кытай Халык Республикасының үзәк буйсынудагы Чунцин шәһәрендә узачак «Волга -Янцзы» X Россия-Кытай яшьләр форумына юл тотты. Чарада студент яшьләрнең 300 вәкиле катнашыр дип көтелә: Россия һәм Кытай ягыннан 150шәр кеше, шул исәптән Татарстаннан.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренә караганда, «Волга-Янцзы» форумы Россиянең Идел буе федераль округы белән Кытайда Янцзы елгасының югары һәм урта агымы провинцияләре арасында хезмәттәшлек кысаларында уздырыла. Форум традицион еллык форматта үткәрелә: бер ел Россия Федерациясендә, киләсе елда-Кытай Халык Республикасында, бу тигез хокуклы һәм тотрыклы хезмәттәшлек урнаштырырга мөмкинлек бирә: «Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән форумда республикадан 11 вәкилдән торган төбәк делегация формалаштырылды. Чараның төп максаты — ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр дипломатиясен үстерү һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә торган уртак мәгариф, мәдәни һәм инновацион проектлар өчен ныклы нигез булдыру. Татарстан яшьләре республиканың мәдәни мирасын тәкъдим итәчәк, шулай ук яшьләр сәясәте һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә иң яхшы практикалар белән алмашу буенча түгәрәк өстәлдә катнашачак».

Форум программасына интерактив мәйданчыклар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, экскурсияләр һәм белем бирү дәресләре кертелгән. Төп вакыйга «Россия көне» һәм «Кытай көне» тематик көннәре  булачак. Делегацияләрдә катнашучылар үз төбәкләрен тәкъдим итәчәкләр, мәдәни традицияләр белән уртаклашачаклар, яңа эшлекле һәм дустанә элемтәләр урнаштырачаклар.

Форум Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International