«ПрофилАрт» Республика театраль куелышлар конкурсының гариза кампаниясе башланды, аның кысаларында бөтен республикадан иҗат коллективлары социаль әһәмияткә ия темаларга бирелгән сценарий буенча театраль куелышлар ярышында катнаша алачак. Төп бүләк – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының зур сәхнәсендә чыгыш ясау һәм коллективның һөнәри үсешенә 20 мең сум акча булачак.
«Без ышанабыз, иҗат – ул мөһим идеяләрне җиткерүнең иң яхшы ысулы. Безнең проект илһамландыру һәм агарту өчен социаль әһәмиятне һәм сәнгатьне берләштерә. Безнең проект һәркем өчен мөмкин – иң кечкенә, җирле коллективлардан алып эре профессионалларга кадәр. Безгә иҗади тормышка ашыру өчен шартлар тудырылуы һәм җитди темаларны күтәрү өчен пространство булдырылуы мөһим. Узган ел проект эшли генә башлады, әмма яшьләр арасында бик кирәкле иде. Без команда белән катнашучыларыбызның ихтыяҗларына җавап бирү өчен фестивальгә бөтен җаныбызны бирәбез», – дип билгеләп үтте «ПрофилАрт» Республика театр куелышы конкурсының башкарма директоры Нургөл Сансызбаева.
Яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Катнашуга гаризаны 20 сентябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://atmrt.ru/profeelart.
Иҗади конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге театр коллективларының түбәндәге категорияләре катнаша ала:
- профессиональ коллективлар;
- яшьләр коллективлары;
- студентлар коллективлары;
- мәктәп коллективлары.
Конкурс берничә этаптан тора:
1. Сайтта 20 сентябрьгә кадәр гариза бирү һәм сценарийлар сайлап алу.
2. Дистанцион әзерлек һәм куелыш репетицияләре.
3. Йомгаклау эшен видеога яздыру һәм оештыручыларга 20 октябрьгә кадәр җибәрү.
4. Эксперт жюри бәяләмәсе, җиңүчеләрне билгеләү һәм 25 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына чыгыш ясарга чакыру.
Конкурс «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Россия Яшьләре.Грантлар, Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә.
