Татарстанда яшьләр (яшүсмерләр) клубларына капиталь ремонт эшләре 90% ка башкарылган

2025 елның 24 августы, якшәмбе

Татарстанда «Яшьләр (яшүсмерләр) клубларын капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында яшьләр (яшүсмерләр) клубларына капиталь ремонт эшләре 90% ка башкарылган. Яшьләрнең төрле категориясен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән, Татарстанда 2019 елдан яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау һәм матди базасын ныгыту программасы гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 600 млн. сумлык 53 объект ремонтланган.яшүсмерләр клубларына бүген үсеп килүче буынны ял итү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү өчен аерым игътибар кирәк. Бу яшьләр өчен мөһим мәйданчык, аларның мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, иҗади камилләшү һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү өлкәсе. Биредә һәр яшүсмер күңеленә хуш килгән шөгыль сайлый һәм профессиональ педагоглар белән бушлай шөгыльләнә ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

2025 елда Татарстан Республикасының 4 муниципаль берәмлегендә дүрт яшьләр (яшүсмерләр) клубына ремонт ясала. Дәүләт контрактлары буенча финанслауның гомуми суммасы 100 млн. сум тәшкил итә.

Әйтик, Казанның Ютазы урамындагы 1 нче йорттагы яшүсмерләр клубында эшләр йомгаклау этабында — инде 92% башкарылган. Клуб ачылганнан соң спорт юнәлешендә эшләячәк. Азнакай районында «Юность» яшүсмерләр клубына капиталь ремонт уңышлы тәмамланган. Реконструкциягә 30 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде, бу җирле яшьләрнең талантларын үстерү өчен заманча – коворкинг, «Доброцентр», арт-остаханәләр (декоратив-гамәли сәнгать, ИЗО, техник юнәлеш, заманча мастер-класслар), радио-клуб (радиоэлемтә сеансларын үткәрү), «Патриот» клубы һәм башка мәйданнар булдырырга мөмкинлек бирде.

Шулай ук Чаллыда Рәис Беляев проспектындагы 66нчы йортта урнашкан яшьләр (яшүсмерләр) клубына капиталь ремонт ясалган. Реконструкциягә 45,05 млн сум бүлеп бирелгән. Биналар ачык төстәге акцентлар кулланып, заманча стильдә бизәлгән.

Алабугадагы «Спартак» яшьләр клубында су белән тәэмин итү һәм җылыту системаларын эшләтеп җибәрү буенча соңгы эшләр тәмамланып килә. Яшьләр клубы авыр атлетика буенча махсуслаша. Тәрбияләнүчеләр арасында ике спорт мастерына кандидат, шул исәптән Алексей Мыльников, ул 2024 елда студентлар арасында Бөтенроссия ярышларында чемпион булды. Көн саен клубка уңышларга омтылучы 30дан артык яшь спортчы йөри.

2026 елда программа кысаларында Казанда, Яңа Чишмә, Баулы, Балтач районнарында дүрт яшүсмер клубын 100 млн сумга яңарту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International