«Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале дөнья халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен берләштерәчәк

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Кабан күле буенда һәм Иске Татар бистәсендә 26-29 август көннәрендә «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале узачак, әлеге фестиваль традицион «Печән базары» татар мәдәнияте фестивален һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын тулыландырачак. Чаралар 2025 елгы Казан глобаль яшьләр саммитының мәдәни программасы – мәгариф, мәдәният һәм медиа өлкәсендә яшьләр белән эшләүнең иң яхшы практикаларын алмашу буенча белем бирү-эксперт платформасы кысаларында узачак. Саммитның төп максаты –  ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, Яшьләр дипломатиясен үстерү һәм уртак мәгариф, мәдәни һәм инновацион проектлар өчен ныклы нигез булдыру, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Күптөрлелектә бердәмлек» фестивален оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Оештыруда катнашучылар – Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе, Тарихи мохит, «Иске шәһәр» Префектурасы, «РЕАКТОР» арт-резиденциясе.

Дүрт көн дәвамында 2025 елгы Казан глобаль яшьләр саммиты кунаклары Идел буе халыкларының милли киемнәре, музыкасы, биюләре һәм һөнәрләре белән таныша алачак. Шәһәр урамнарында иҗади мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, халык сәнгате күргәзмәләре һәм этник коллективлар концертлары булачак.

Фестивальнең барлык чараларына керү ирекле. Спорт чараларында катнашу өчен  сылтама буенча алдан теркәлү таләп ителә.

Фестиваль программасы:

26 август:

  • 12꞉00‑21꞉00
 «Печән базары»
маркеты,
 ИЯЛИ күргәзмәсе,
«Татар винтаж»
гаражлы сату,
мастер‑ класслар һәм балалар өчен чаралар (Мәрҗәни ур.);
  • 16:00-19:00 Маркетның
бөтен
 территориясендә
иммерсив
 спектакль (Мәрҗәни ур.);
  • 17:00-19:30 Лекторий
–
Ачык
университет (Мәрҗәни ур.);
  • 19:30-20:30 Айдар
Ниязов оркестры
концерты (Мәрҗәни ур.).

27 август:

  • 09:00-09:40 Иртәнге
күнегүләр («Планета Фитнес» янындагы мәйданчык) *келәм алып килү кирәк;
  • 10:00-11:00  Сап‑бордларда
йога (Кабан күлендәге SUP-станция, «Каспийка» рестораны янында);
  • 12:00-21:00  «Печән
базары»
маркеты,
 мастер‑класслар
һәм
балалар
 мәйданчыгы (Мәрҗәни ур.);
  • 16:00-17:00 Балалар
һәм
гаилә
өчен
 «БукаЖка»
спектакле
(Камал театрының яңа амфитеатры);
  • 18:00-19:00 Балалар
һәм
гаилә
өчен
 «БукаЖка»
спектакле
(Камал театрының яңа амфитеатры);
  • 18:00-20:00 Yummy Music лейблының татар
артистлары
концерты (Мәрҗәни ур., сәхнә);  
  • 19:00-20:00 Кичке
функциональ
күнегүләр («Планета Фитнес» янындагы мәйданчык);
  • 20:00-21:30 «Моң.
Аңлатма»
фильмын
 күрсәтү (Шиһабетдин Мәрҗәни йорты ихатасы).

28 август

  • 09:00-09:40  Кабан
күле
тирәсе
буйлап
йөгерү
(«Планета Фитнес» янындагы мәйданчык);

  • 10:00-11:00 Сап‑бордларда
йога (Кабан күлендәге SUP-станция, «Каспийка» рестораны янында);
  • 12:00-21:00 «Печән
базары»
маркеты,
 мастер‑класслар
һәм
балалар
 мәйданчыгы (Мәрҗәни ур.);
  • 16:00-18:00  «Тристори»
плэйбек
театры;
  • 16:00-20:00  «Реактор»
арт‑резиденциясе
 һәм
«qul
eşe»
бюросы
мастер‑ класслары
(Иске Татар бистәсе);
  • 18:00-19:30 Заманча
хореография
кичәсе

(Иске Татар бистәсе, сәхнә);
  • 18:00-18:30 Your Yool милли проекты авторы Татьяна
Черногузованың
«Гадәтләр
ничек
трендка
 әйләнә? лекциясе;
  • 18:30 «Юха»
фильмын күрсәтү
 (Мәрҗәни – Стекляшка);
  • 19:00-20:00 Кичке
функциональ
күнегүләр (20 кешегә кадәр) («Планета Фитнес» янындагы кроссфит-мәйданчык);
  • 19:00-21:00 «Казан
тикмәсе»
фильмын
 күрсәтү
һәм
фикер
алышу
(Мәрҗәни ур.).

29 август

  • 9:00-10:00 Зарядка
һәм
Кабан
күле
тирәсе
 буйлап
5
км
йөгерү
(25 кешегә кадәр) 
(«Планета Фитнес» янындагы кроссфит-мәйданчык);
  • 10:00-11:00 Сап‑бордларда
йога (10 кешегә кадәр) (Кабан күлендә SUP-станция);
  • 12:00-21:00 «Печән
базары»
маркеты,
 мастер‑класслар
һәм
балалар
 мәйданчыгы (Мәрҗәни ур.);
  • 12:00-16:00 Лекторий «Ачык университет» (Мәрҗәни ур.);
  •  13:00-16:00  Мәүлид
бәйрәме
(Мәрҗәни ур.);
  • 18:00-21:00 Казан Мэриясенең «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының биш еллыгы уңаеннан«Бию
көрәше»
бию турниры (Мәрҗәни ур.);
  • 16:00-20:00 «Реактор»
арт‑резиденциясе
 һәм
«qul
eşe»
бюросы
мастер ‑ класслары
(Иске Татар бистәсе);
  • 18:00-21:00 «Станция
Мир»
һәм
«Реактор»
 артистларының
шоукейслары (Иске Татар бистәсе, сәхнә);
  • 19:00-20:00 Кичке
функциональ
күнегүләр (20 кешегә кадәр) («Планета Фитнес» янындагы кроссфит-мәйданчык).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International