Татарстанда физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» шоу-конференцияләре сериясе тәмамланды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» йомгаклау белем бирү сессиясе узды. Яр Чаллыда һәм якындагы алты районда яшәүчеләр катнашты, чарага барлыгы 320 дән артык кеше килде.

Автобус туры вакытында проект командасы республиканың 6 районында – Арча, Буа, Чистай, Әлмәт, Мөслим һәм Яр Чаллыда булды. Чараларның гомуми колачлавы 1760 тан артык кешене тәшкил итте.

«Проект «Татарстанда җәй» программасы кысаларында уза, ул үстерә торган программалар һәм интерактив чаралар аша Татарстан яшьләренең физик һәм психологик сәламәтлеге өлкәсендә хәбәрдарлыкны арттыруга, үзең турында кайгырту һәм сәламәт гадәтләр формалаштыруга, шулай ук менталь, психологик тотрыклылыкны үстерүгә, яшьләрне актив яшәү рәвешенә рухландыруга юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан коллегаларга – гади тел белән барысын да аңлаткан һәм яшьләргә сөйләгән табибларга рәхмәт. Яшьләр ягыннан да, гомумән район халкы ягыннан да зур кызыксыну күрәбез. Киләсе елга проектның географиясен киңәйтергә планлаштырабыз, ышанам ки, сәламәтлекләре белән кызыксынучы һәм бу проектка яңа белемнәр алырга килүче яшьләр саны да артачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Чараны Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, генераль партнеры Ак Барс банк белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Шоу-конференцияләрдә теләгән һәркем интерактив нокталарга бара алды: «Ышаныч» үзәге психологларыннан индивидуаль һәм төркемле консультацияләр, арт-терапия, СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгеннән ВИЧ-статуска экспресс-тест үткәрү, сәламәтлек үзәгеннән скрининг тикшерүе, Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре белән берлектә күрү сәләтен тикшерү, диетолог Алёна Комаровадан баланслы туклануга, физик һәм психологик сәламәтлек турында сөйләүче экскурсияләр, «SPINA» Сәламәтлек клиникасыннан кинезиология ноктасы, «Фест Эйд» Россия беренче ярдәм җәмгыяте әгъзаларыннан һәм студентларның медицина отрядларыннан беренче ярдәм буенча мастер-класслар, «Ак Барс Банк: гади эш кенә түгел» карьера үсеше ноктасы, «Гомуми эш» Гомумроссия иҗтимагый оешмасыннан «Сәламәт буын – гомуми эш» ноктасы, подкастлар яздыру һәм табиб – акушер-гинеколог, педиатр, балалар кардиологы, нарколог һәм башкалар белән шәхси очрашулар.

6 сәфәрдә интерактив нокталарның эш нәтиҗәләре:

–  СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгеннән 729 кеше ВИЧ-статуска аноним экспресс-тест тапшырды;

–  771 кеше Республика клиник офтальмология хастаханәсенең оптометрия пунктында күрү сәләтен тикшерде;

– 1255 кеше «Ышаныч» үзәге урыннарында булды;

– 945 кеше «Фест Эйд» беренче ярдәм укыту үзәгеннән һәм студентларның медицина отрядларыннан беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар узды;

–  662 кеше сәламәтлек үзәгеннән скрининг тикшерүе узды;

–  «Гомуми эш» гомумроссия иҗтимагый оешмасының «Сәламәт буын-гомуми эш» ноктасында 200 дән артык кеше булды;

– «SPINA» Сәламәтлек клиникасыннан кинезиология ноктасында 210 кеше булды;

– 332 кеше диетолог Алена Комаровадан баланслы туклану буенча мастер-класс үтте.

Чараларның төп вакыйгасы спикер-докторларның чыгышлары булды, алар арасында:

– Ильдус Лутфуллин – табиб-педиатр, табиб-балалар кардиологы, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе доценты;

– Елена Гомзина – табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының профилактик медицина һәм Кеше экологиясе кафедрасы доценты;

– Степан Криницкий – Республика клиник наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары;

– Лариса Фаткуллина – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш белгеч-эксперты, репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре буенча эксперт, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының профессор В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты.

Дүрт белгеч бик мөһим темаларны яктыртты: тиз дофамин, аның куркынычлыгы һәм сәламәтлекне җимерми торган дөрес дофамин табу юллары; симерү куркынычы, организмда май тукымаларының артып калуын күрсәтә торган тән массасы индексын һәм башка күрсәткечләрне үлчәү ысуллары; репродуктив сәламәтлек – аны ничек кайгыртырга, Озак вакытка ничек сакларга, аңа гадәти гадәтләр һәм гигиена ничек йогынты ясый.

Табибларның чыгышларын «Пластинка» пластик театры тулыландырды, ул гадәти лекторийны тамашалы шоу-конференциягә әверелдерергә ярдәм итте.

Һәр чара ахырында проект партнерларыннан 13 комплект приз уйнатылды, алар арасында: Тататрстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Ак Барс банкының сувенир бокслары; Казандагы «Пляж» термаль комплексына бару өчен лимитсыз билетлар; FitStarsтан 1 айлык онлайн-тренировкаларга сертификатлар; FitStarsтан спорт бүләк җыелмалары; Тай BAUNTY спа-авылында массаж сеансы; «Body Sculptor» spa-салонында массаж яки спа-процедураларга сертификатлар;. «Урман һәм елга» актив гаилә ялы глэмпингына бару өчен 10000 сумлык сертификат; «SPINA» сәламәтлек клиникалары челтәренә бару өчен 3000 сумлык сертификат һәм 3000 сумлык 600 купон; «Созвездие-Йолдызлык» театрына һәм Галиәсгар Камал исемендәге театрга бару өчен билетлар; Yurt Resort глэмпингына бару өчен 2 йорт һәм 1 тирмәгә сертификатлар; «Сила ветра» җилкәнле бергәлегеннән SV20 класслы яхтада җилкән астында бер сәгать йөрүгә сертификатлар; Рrofcosmo компанияләр төркеменең профессиональ косметика челтәреннән косметика белән бокслар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International