«Россия Студентлар Отрядлары» Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасында студентларны һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча ике Россия рекорды куелды. Быел җәй көне «Алабуга ТОП» яшүсмерләр хезмәт отрядлары Бөтенроссия проекты һәм «Алабуга Строй» Бөтенроссия студентлар төзелеше составында илнең 55 субъектыннан 2895 студент һәм мәктәп укучысы хезмәт куйды. Студент отрядларының эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Россия студент отрядларының хезмәт проектларын гамәлгә ашыру – Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән кыйммәтләргә туры килә торган илебезнең киләчәгенә өлеш кертү. Иҗади хезмәт – җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенең нигезе бит. Биредә безнең проектлар – хезмәт хакының иң югары дәрәҗәсендә эшкә урнашу гына түгел, мөмкинлекләр тудыру да ул: студотрядлар илнең әйдәп баручы махсус икътисадый зонасы хезмәткәрләре өчен инфраструктура төзи һәм яшь буынга хезмәт дөньясына ишек ача, яшьтән үк хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык тәрбияли. 2022 елдан махсус икътисадый зона территориясендә 9 хезмәт проекты гамәлгә ашырылган, аларда 7 000 нән артык кеше эшкә урнаштырылган – шуларның кайберләре өчен хезмәт сезоны Татарстанга «Алабуга Политех»та укырга һәм республикабызда карьера төзергә күчү ноктасы булды»,-дип сөйләде Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев.
«Алабуга Строй» Бөтенроссия төзелешендә «Студентлар отрядларының бер хезмәт проектында катнашкан төзелеш юнәлешендәге иң күп эшкә урнашкан студентлар» рекорды теркәлгән, нәтиҗәсе 1941 кеше.
«Хезмәт сезоны тәмамлана, шуңа бераз күңелсез, әмма сезнең хезмәт киләчәгегез әле башлана гына. Сез Бердәм,бер максат белән бәйле – үз язмышыгызны да, Россия язмышын да яхшырак итү. Рекордларны рәсми теркәлгән дип игълан итәм!» - диде баш мөхәррир һәм Россия рекордлар китабына нигез салучы Станислав Коненко.
«Алабуга Строй» – 2025 елда «Россия Студентлар отрядлары» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Бөтенроссия масштабындагы иң эре төзелеш проекты. Проектта Россиянең 39 төбәгеннән хәрәкәтнең 1941 катнашучысы эшли. Студентлар социаль инфраструктура объектларын төзүдә катнашалар-арматура, бетон һәм бизәү, металл конструкцияләрне җыю һәм монтажлау, электр монтажлау эшләрен башкаралар, вентиляция һәм су белән тәэмин итәләр, гидроизоляция һәм түбә урнаштыралар. Проектта студотрядлар апрельдә үк эшли башлаган – бу вакыт эчендә төзелештә 2714 кеше эшләгән.
Проект нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт энергетика университетыннан «Исида» төзелеш отряды комиссарлык эшчәнлеге буенча иң яхшы отряд булды. Икенче ел рәттән балалар «Алабуга»да бу исемне иҗади һәм спорт эшчәнлегендәге югары нәтиҗәләр нәтиҗәсендә алалар. Шулай ук иң яхшы төзелеш мастеры исемен «Казан» отрядыннан, КДАТУ студенты Әнвәр Вәлиев алды.
«Мин Татарстан студотрядларында икенче ел эшлим һәм минем хезмәт эшчәнлегем «Алабуга» махсус икътисадый зонасы белән тыгыз бәйләнгән. Узган ел без композит предприятиесендә эшләдек, быел яңа микрорайон төзелешенә ярдәм иттек. Минем өчен зур мөһим эшкә – илебез икътисадын үстерүгә катнашы барлыгын тою бик кыйммәтле. Отрядта мин егетләрнең әхлакый халәте, берләшү һәм идеология төзү өчен җавап бирәм. Шуңа күрә икенче ел рәттән комиссарлык эшчәнлеге буенча иң яхшысы булу – минем өчен зур казаныш. Без конкурсларга күп вакыт багышладык, эштән соң аларга әзерләндек, төннәрен номерлар куйдык. Һәм хезмәтебезнең шундый якты нәтиҗәгә китерүе белән бик горурланабыз», – дип уртаклашты «Исида» отряды комиссары Ульяна Кирсанова.
Күрсәткечләр җыелмасы буенча проектның иң яхшы отряды – Новосибирск өлкәсеннән «Сибиряк» төзелеш отряды, җитештерү эшчәнлеге буенча – Новосибирскидан «Ермак» отряды, комиссарлык эшчәнлеге буенча-Татарстаннан «Исида» отряды. Проектның иң яхшы командиры итеп Новосибирскиның «Рассвет» отрядыннан Сергей Батраков, комиссары итеп – Красноярскиның «Богатырь» отрядыннан Василий Горбачев, мастер итеп – Татарстанның «Казан» төзелеш отрядыннан Әнвәр Вәлиев, матбугат хезмәте җитәкчесе итеп – «Рассвет» отрядыннан Никита Лоза танылды.
«Җәйге чорда студентлар отрядларының бер хезмәт проектында катнашкан иң күп эшкә урнашкан яшүсмерләр» рекорды 954 кеше нәтиҗәсе белән «Алабуга ТОП» яшүсмерләр хезмәт отрядларының Бөтенроссия проектында куелган. Икенче ел рәттән проект балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруның иң эре үзәгенә әверелә. Җәй буена проектта 41 төбәктән 954 мәктәп укучысы һәм урта махсус уку йорты студенты эшкә урнаштырылган.
Быел «Алабуга ТОП» өч агымда үтте: июнь, июль һәм август айларында. Яшьләр студент отрядлары остазлары җитәкчелегендә ярдәмче эшчеләр һәм яшелләндерүчеләр булып эшлиләр. Эш белән тәэмин итүдән тыш, проектта катнашучылар өчен комиссарлык (ял итү) эшчәнлеге дә оештырылган: иҗади, интеллектуаль һәм спорт чаралары.