Казан глобаль яшьләр саммитында Яшь лидерлар премиясе узды

2025 елның 29 августы, җомга

Казанның ИТ-паркында Казан Глобаль яшьләр саммиты кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы тарафыннан гамәлгә куелган Яшь лидерларның глобаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Премия алты номинациядә бирелә һәм җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән яшь эшмәкәрләрне, тикшеренүчеләрне, остазларны, мәдәният эшлеклеләрен һәм медиа-лидерларны билгеләп үтә. Премиянең бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Саммитны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештырды. Оештыруда катнашучылар: «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге.

«Казан мәйданчыгы бүген дистәләгән ил яшьләрен тоташтыра. Без яшь эшмәкәрләрнең идеяләре мәгарифне, фәнне һәм социаль өлкәне үзгәртүен күрәбез. Татарстан өчен глобаль көн тәртибен билгеләүче лидерларны кабул итү зур мәртәбә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәдәни һәм социаль мәсьәләләр департаменты генераль директоры доктор Әминә Обэид Әл — Хаҗри өстәп әйтте: «Яшьләр — ул киләчәк кенә түгел, ул үзгәрешләрнең реаль этәргеч көче дә. Гамәлдәге системага яраклашу түгел, ә заман таләпләренә җавап бирә торган үзеңнекен булдыру мөһим. Без үз юлын кыю уйлап таба торган яшь лидерларны хуплыйбыз».

«Елның яшь социаль эшмәкәре» номинациясе

җиңүчеләр Иорданиядән Амин Рияд Абудьяк — Jusoor Labs оештыручысы, ул 200 мең студент өчен 400 дән артык виртуаль STEM-лаборатория булдырган, һәм Индонезиядән Майкл Андриан Сахоно — дөнья брендлары белән хезмәттәшлек итүче һәм Forbes 30 under 30 Asia исемлегенә кергән AR/VR һәм AI өлкәсендә Мadebyhumans агентлыгын булдыручы.

«Балалар инициативаларына ярдәм итү проекты» номинациясе

Бүләкне дистәләгән ассоциацияләрне берләштерә һәм лидерлык, экология һәм цифрлы күнекмәләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра торган Малайзиянең яшьләр советы алды.

«Безнең балалар һәм яшьләр дуслык күперләре төзиләр. Безнең бурыч – аларга мөмкинлекләрен ачу һәм чикләрсез идеяләр белән уртаклашу өчен мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү», - дип билгеләде Беренчеләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов.

«Елның яшь тикшеренүчесе» номинациясе

Бүләкләрне Карачи милли Вирусология институты вирусологы, HIV һәм COVID-19 буенча 20дән артык басма авторы доктор Шармин Фәйяз (Пакистан), һәм КФУ фәнни хезмәткәре, нефть химиясе өлкәсендә 90нан артык хезмәт авторы һәм РФ президент стипендиясе лауреаты Әл-Мунтасер Әхмәд Мөхәммәд (Йәмән) алды.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Фәнни-техник хезмәттәшлек буенча даими комитетының (COMSTECH) генераль координаторы Икбал Чоудхари: «Бүген без фәнне һәм мәгарифне генә билгеләп үтмибез, без белемнәрнең яңа офыкларын ачучы яшь тикшеренүчеләрнең кыюлыгын билгеләп үтәбез. Нәкъ менә аларның эше дөньяны яхшырак һәм куркынычсызрак итә».

«Традицияләрне һәм мәдәни үзенчәлекне саклау проекты» номинациясе

Лауреатлар исеменә филармония солисты һәм «Нихол» Дәүләт премиясе лауреаты Хәдичә Имамназарова (Үзбәкстан) һәм җырчы, «Голос. Балалар»проекты җиңүчесе һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе Сәйдә Мөхәммәтҗанова лаек булды.

 «Чикләр югалган дөньяда үз тиңдәшлегеңне саклау һәм ата-бабаларың тавышын ишетү аеруча мөһим. Мәдәният —  ул үзеңне югалтмаска ярдәм итә торган безнең таянычыбыз», – диде Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Елның яшь остазы» номинациясе

Җиңүчеләр булып Core Istanbul бизнес-хабына нигез салучыларның берсе Абдулазиз Халид Чьяд (Гыйрак) һәм Startup Chattogram оештыручысы, 75 тән артык стартапны хуплаучы һәм 1000+ эш урыны булдыручы Арафатул Ислам (Бангладеш) танылды.

«Якындагы елларда һөнәрләрнең 15% ы юкка чыгачак дөньяда остазлык һәм эшмәкәрлек тотрыклы киләчәккә ачкыч булып тора. Бу яшь лидерлар башкаларга үз юлларын табарга ярдәм итә», – дип билгеләде Салех Камель исемендәге тотрыклы эшмәкәрлек һәм бизнесны үстерү оешмасы (SKSEED) генераль сәркатибе доктор Ваэль Эльдесоуки. 

КФУ проректоры Тимерхан Алишев билгеләп үткәнчә, «Елның яшь остазы» бүләге тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашучыларның танылуын символлаштыра: «Остазлар — укыту турында гына түгел, ә яшьләргә ярдәм күрсәтү һәм үсешкә этәргеч бирү турында да. Университет өчен мондый мисалларның студентларны илһамландыруын һәм белем бирүне чын карьера траекториясенә әйләндерүен күрү аеруча мөһим».

«Елның яшь медиа-инфлюенсеры» номинациясе

Бүләк 26 мең баланы заманча технологияләргә өйрәткән һәм Forbes 30 3der 30 MENA исемлегенә кергән iSchool оештыручысы Мисырдан Мөхәммәт Әхмәт Гавишка тапшырылды.

«Бүген медиа — хезмәттәшлек һәм ышаныч пространствосы. Без төрле илләрдә журналистларның һәм контент булдыручыларның уртак проектлары җәмгыятькә үзен һәм бер-берсен яхшырак аңларга ярдәм итүен күрәбез. Мондый кооперация безне көчлерәк, зирәкрәк һәм, иң мөһиме, бәхетлерәк итә. Без бергәләп тагын да зуррак уңышларга ирешә алабыз», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан йомгак ясады: «Бүген без яшь буынның тиз форматларны түгел, ә тирән белем һәм остазлар белән тере элемтәне бәяләвенә инандык. Безнең лауреатлар кыйммәтләрнең, белемнәрнең һәм бергәлекнең кыска курсларга яки модага караганда мөһимрәк булуын исбатладылар. Нәкъ менә алар яңа лидерлык формалаштыра».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International