Республика көнендә «Игелекле Татарстан» ихтыярый эшчәнлек премиясенең гариза бирү кампаниясе старт алды

2025 елның 30 августы, шимбә

Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында төбәкнең төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстанның ихтыярый җәмәгатьчелеге активистлары белән бергә ихтыярый эшчәнлек (волонтерлык) өлкәсендә «ИгелеклеТатарстан» 2025 Республика премиясенең гариза кампаниясен тантаналы рәвештә башлап җибәрде. Премиядә сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалы юнәлеш, махсус хәрби операция уздыру зонасында ярдәм һәм башка юнәлешләр буенча республиканың волонтерлар берлеге лидерлары җиңәчәк. Ихтыярый эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре бүләкләнә. Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес». Татарстан Республикасының Ел волонтеры һәм Елның героик гамәле аерым билгеләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү - «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларының берсе.

«Игелекле Татарстан» премиясе  –  үзен бөтен Республикага таныту һәм яхшылыкны башкаларга күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу ел  –  премия өчен юбилей елы. Биш ел рәттән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без республикабыз волонтерларын, дөньяны яхшырак итәргә теләүчеләрне бүләклибез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Премиянең гариза бирү кампаниясе 2025 елның 22 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Гариза бирү өчен сылтама –  https://dobro.ru/contest/379/apply.  Бүләкләү тантанасы ел ахырында Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак. Премия турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга була: https://dobrotatarstan.ru

2025 елда премия өчен «Инклюзия өлкәсендә ел волонтеры» һәм «Елның героик гамәле» номинацияләре яңалык булачак.

Волонтерларның казанышларын бәяләүне премиянең эксперт советы гамәлгә ашыра, аңа республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, профильле ирекле берләшмәләр лидерлары һәм Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык ресурс үзәге хезмәткәрләре керә. «Игелекле Татарстан» премиясенең аерым бер үзенчәлеге булып бары тик республика ихтыярыйларының яисә оешмаларының шәхси казанышларын бәяләү һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итү тора.

«Узган ел безнең өчен истәлекле булды, без Татарстанның барлык 45 муниципалитетыннан 373 гариза җыйдык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җиңүчеләребезнең эшчәнлеген киң яктырту өчен без ел саен «РИМ» медиатөркеме белән берлектә постинформацион кампанияне гамәлгә ашырабыз һәм Татарстан Республикасы буенча билбордларда «Безнең заман геройлары» портретлары пәйда була», - дип уртаклашты «Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Премиянең дүренче сезоны җитәкчесе гуманитар миссияләрдә катнашучы, гуманитар ярдәм җыюда катнашкан,  «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте активисты Виктор Воропаев булды.

Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге»  коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International