Рөстәм Миңнеханов XI «Лига Форум» студентлар белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XI «Лига Форум» студентлар белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Камский Артек» үзәгендә узды. Татарстан Республикасы Рәисен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.

«Лига Форум» 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»ның флагман проектларының берсе булып тора. Быел чара Түбән Камада 26 августтан 12 сентябрьгә кадәр уза. Форумда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1,2 мең студент катнаша.

Рөстәм Миңнеханов студентларны Белем көне белән котлады һәм республикада яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Яшьләр белән эшләгәнд «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» зур роль уйный, алар безнең иң актив студентлар. Бүген республиканың студентлар бергәлеге 250 меңгә якын кешене берләштерә. Киләсе елда «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк, без бу датаны лаеклы билгеләп үтәргә тиеш. Барыгызга да уңышлар, яхшы укулар һәм киләчәктә дә үсеш телим» , - диде Татарстан Рәисе.

Рәискә форумның активлык зоналары күрсәтелде һәм, стендлар ярдәмендә, проектлар турында ачык итеп сөйләделәр. Ә Лига форумның төп сәхнәсендә исәп башланып китте Студентлар лигасының 30 еллыгына кадәр 200 көн.

Форумның темасы — «Бүген эшләп киләчәкне булдыр». «Лига Форум» — бөтен Россиядән Татарстанга меңләгән студентны җыя торган белем бирү форумы гына түгел, ә республикабыз һәм илебез киләчәгенә стратегик инвестиция проекты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без яшьләр профессионал гына түгел, лидер да булырга өйрәнә торган мохит булдырабыз. Нәкъ менә шундый платформалар яңа буынны формалаштыра — җаваплы, кыю һәм инде бүген үк реаль гамәлләргә сәләтле. Яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Форумга министр белән бергә ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары»  программасында катнашучыТаһир Садыйков та килгән иде, ул ТР Студентлар лигасы эшчәнлеге белән танышты һәм студент яшьләр белән аралашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ринат Садыйков программа кысаларында аның остазы булып тора.

Форум кысаларында 3 смена оештырылган:

• «Профессионаллар лигасы» (Минем хакта) сменасы (26 августтан 30 августка кадәр) урта һөнәри белем бирү оешмаларының студент яшьләрен җыйды. Белем бирү программасы үзеңне шәхес буларак тикшерүгә һәм аңлауга, тормышка һәм чынбарлыкка аңлы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән иде.

• «Университетлар лигасы» (Күренешләр турында) сменасы (1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр) югары белем бирү оешмаларының студент яшьләрен җыйдф. Белем бирү программасы үзеңне шәхес буларак аңлауга һәм башкалар белән мөнәсәбәтләр төзегәндә үзең турында белемнәрне куллануга юнәлдерелгән.

• «Җитәкчеләр лигасы» (Идарә итү һәм бергәлекләр турында) сменасы (8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр) студентлар Оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләрен җыя. Белем бирү программасы үз карьера трегын аңлауга, коммуникацияләр һәм мөнәсәбәтләр белән идарә итүгә юнәлдерелгән. Ф

орумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International