Татарстан «ФормАРТ» конкурсы финалында: «Көтә» муралы өчен тавыш бирәбез

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Идел буе федераль округында «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VI сезоны кысаларында иң яхшы мурал өчен халык тавыш бирүен башлап җибәрделәр.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 14 автор катнаша. Фестивальнең төп тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән бәйле – «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары», «Сәнгатьтә героик үткән», «Җиңүчеләр буыны». Финалга чыгучылар арасында Татарстаннан рәссам-граффитист Александр Попов та бар. Яшел Үзәндә «Көтә» муралы барлыкка килде. «Мурал Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган. Прообраз булып рәссамнарның берсенең әбисе тора. Муралда – өчпочмаклы фронт хаты белән хәрби формада бер кыз. Аның карашында –аерылышу сагышы һәм киләчәккә ышаныч, сугыштан да көчлерәк мәхәббәт. Бу тормыш өчен рух көчен көткән һәм саклаган меңләгән әниләр, хатыннар, апалар образы.

Александр Попов һәм аның «Көтә» эше өчен 15 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен бушлай 8 (800) 301-50-23 номерына шалтыратырга һәм тон режимында 4 санын басарга кирәк. Барлык катнашучыларның эшләрен биредә күрергә мөмкин: https://formartpfo.ru/2025/finalists.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мурал Яшел Үзәндә барлыкка килде. Хезмәт батырлыгы шәһәре һәм нәкъ менә Советлар Союзы Герое Николай Алтынов исемендәге парк янындагы йортның фасады сайлануы символик мәгънәгә ия. Әлеге фестиваль кысаларында муниципалитетта бу инде икенче мурал. Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларын искә алу илебезнең тарихи мирасының гына түгел, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең дә мөһим өлеше. Мондый форматтагы мураллар сәнгать телендә мәгълүмат тапшыру каналы булып тора», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International