Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне: Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында истәлекле чаралар

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларында яшь буында террорчылык идеологиясен кабул итмәү һәм бу куркынычка каршы торуда бердәмлекнең мөһимлеген аңлауга юнәлдерелгән истәлекле чаралар һәм акцияләр узды. Яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча бердәм класс сәгатьләре үткәрелде, аларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Знание» җәмгыяте эшләде.

Россиянең «Знание» җәмгыяте тарафыннан эшләнгән «Терроризм: как не стать жертвой вербовки» лекциясен Татарстанның 10 меңгә якын укучысы тыңлады.

«Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне – календарьдагы дата гына түгел, ә экстремизмны һәм көч куллануны тотрыклы кабул итмәүне формалаштыруда педагогларның, укучыларның һәм ата-аналарның көчләрен берләштерү мөмкинлеге. Класс сәгатьләре, акцияләр һәм тематик чаралар уздырып, без үсеп килүче буында илебезнең киләчәге өчен җаваплылык хисе тәрбиялибез, гражданлык аңын һәм патриотизмны үстерәбез. Нәкъ менә шушы эш формалары аша без террорчылык актлары корбаннары турындагы истәлекне саклап кына калмыйбыз, ә балаларга мөһим кыйммәтләр – үзара хөрмәт, кеше тормышына хөрмәт һәм экстремизм идеологиясенә каршы тора белү тәрбиялибез. Бу безнең педагогик бурычыбыз – нәфрәт һәм дошманлыкка урын булмаган мохит булдыру»,  - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Кашапова Айгөл.

3 сентябрьдә Россия террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен — 2005 елда федераль закон белән билгеләнгән истәлекле датаны билгеләп үтә. Бу көн 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.1нче мәктәптәге террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, күбесе балалар һәлак булган. Бу көнне россиялеләр барлык террорчылык актлары корбаннарын һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә ала.

Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе республиканың төп мәйданчыкларының берсе булды, анда тематик чаралар сериясе белән террорчылык корбаннарын искә алдылар. Укучылар һәм педагоглар тарихның фаҗигале битләрен искә төшереп кенә калмыйча, көч куллану идеологиясенә каршы торуның мөһим дәресләрен үзләштерү өчен берләштеләр.

Истәлекле митинг көннең төп вакыйгасы булды, аның барышында укучылар һәм педагоглар «Капля жизни» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Чарада катнашучылар террорчылык актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм символик рәвештә, террорның гаепсез корбаны булганнарны искә алу символы буларак, үз кулларыннан чәчәкләрне «эчерттеләр».

«Орлята России» проектында катнашучылар өчен «Дөнья күгәрчене» оригами ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Беренчеләр Хәрәкәте остазлары җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары кәгазь күгәрченнәр ясау техникасын үзләштереп кенә калмадылар, ә хәзерге дөньяда тыныч яшәүнең, иминлекнең һәм теләктәшлекнең мөһимлеген дә аңладылар.

Профилактика эшенә аерым игътибар бирелде. «Факел» хокук бозуларны профилактикалау отряды командиры өлкән сыйныф укучылары белән мәгълүмати очрашу уздырды, аның кысаларында экстремизм һәм террорчылык билгеләре турында сөйләде, потенциаль куркынычларны танырга өйрәтте һәм кискен ситуацияләрдә саклану ысулларын аңлатты.

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне барлык катнашучыларга террорчылык куркынычы алдында җәмгыятьнең бердәм булуы һәм кеше тормышының кыйммәте турында искә төшерде.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны үткәрү бер көн белән генә чикләнми. Сентябрь дәвамында республика мәктәпләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча комплекслы чаралар планы гамәлгә ашырылачак.

Россиянең «Знание» җәмгыяте бөтен ил буйлап мәгърифәтчелек чаралары циклы оештырды. Төп тема 2004 елда Бесландагы фаҗига корбаннарын искә алу, шулай ук тарих, террорчылыкны профилактикалау һәм куркынычсызлыкның гамәли кагыйдәләре буенча лекцияләр булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International