Химиклар мәдәният йорты Казан халкы белән берлектә мозаикалы панно булдыру буенча арт-проект башлап җибәрә

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Казанда Химиклар мәдәният йорты эчендә яңа мозаика панносы булдырылачак — һәркем катнаша һәм автордаш була алачак.

Химиклар мәдәният йорты уникаль арт-проект башлап җибәрә: сентябрь һәм октябрь айларында бина эчендә зур мозаикалы панно ясала башлый. Ул мәдәният йорты тарихы, үткән һәм киләчәк арасындагы диалог белән бәйле монументаль сәнгать традицияләренең үзенчәлекле идея дәвамы булачак: учреждение фасады совет чорында төзелгән «Бакчалар утыртабыз» дигән легендар панно белән бизәлгән. Проект «Яшьләр өчен төбәк» программасы чараларының берсе булып тора, ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

6 квадрат метр чамасы мәйданлы яңа панно булдыруда катнашырга теләүчеләрне чакыралар — эш вакытында иҗатка чумарга, дисциплинаара рәссам һәм Химиклар мәдәният йорты резидентыТимур Микулишн җитәкчелегендә яңа күнекмәләргә һәм инструментларга ия булырга мөмкин. Проектның форматы ачык иҗади очрашуларны күздә тота, алар атнага 2 тапкыр сентябрь һәм октябрь айларында узачак. Бер сеанс эчендә процесска 10-15 кеше кушыла алачак: һәркемгә кирәкле материаллар биреләчәк һәм мозаика белән эшләү нигезләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк.

«Химиклар мәдәният йорты дистә еллар дәвамында шәһәрнең мәдәни тормышында мөһим урын булып калды — биредә концертлар, күргәзмәләр, фестивальләр һәм мастер-класслар уза. Бүген мәдәният йорты үсешнең яңа этабын кичерә: яшьләр өчен җәлеп итү ноктасы, иҗат, идеяләр һәм үз-үзеңне тормышка ашыру пространствосы, «өченче урын» булырга омтыла. Мозаикалы панно барлыкка килү —символик адым: ул традицияне һәм заманчалыкны, мирасны һәм яңарышны, өлкән буынны һәм шәһәрнең мәдәни киләчәген формалаштыручыларны берләштерә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Проект 13 сентябрьдә старт ала. Очрашуларга  сылтама буенча язылырга мөмкин. Катнашучылар иске плитканы алып килә һәм аны яңа панноны урнаштыру өчен файдаланып, яңа тормыш бирә алалар, . Формат расписаниедә күрсәтелгән вакыт аралыгы кысаларында теләсә кайсы вакытта керүне күздә тота. Катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән.

Очрашулар расписаниесе:

13.09, 13:00-16:00 — беренче очрашу

17.09, 16:00-19:00 — икенче очрашу

20.09, 13:00-16: 00 — өченче очрашу

24.09, 16:00-19: 00 — дүртенче очрашу

27.09, 13:00-16: 00 — бишенче очрашу

01.10, 16:00-19:00 — алтынчы очрашу

04.10, 13:00-16:00 — җиденче очрашу

08.10, 16:00-19:00 — сигезенче очрашу

11.10, 13:00-16:00 — тугызынчы очрашу

Урыны: Химиклар мәдәният йорты (Ямашев пр., 1), арт-остаханә.

Кем өчен: 12 яшьтән өлкәннәр һәм балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International