«Йолдыз» медиа казанышлар республика премиясенең гариза бирү кампаниясе ачылды

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

«Йолдыз» медиа казанышлар премиясенең гариза бирү кампаниясе старт алды. Ул 2024 елдан бирле үткәрелә һәм студентлар үзидарәсен үстерүдә ярдәм итү, студентларның иҗади һәм социаль активлыгын арттыру, уңай социаль һәм һөнәри имидж булдыру, милләтара һәм мәдәниятара диалогны ныгыту, Татарстан Республикасы территориясендә югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары арасында төрле яклы элемтәләрне ныгыту, шулай ук дәүләтнең һәм җәмгыятьнең талантлы яшьләргә ярдәм итү мәсьәләләрен хәл итү максатыннан оештырыла. Исегезгә төшерәбез, яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Йолдыз» Медиа казанышлар премиясендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларының көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку формалары буенча белем алучы 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшь медиа белгечләр, фотографлар, видеографлар, дизайнерлар, студентлар медиасы, уку йортларының матбугат хезмәте җитәкчеләре, шулай ук алардан торган коллективлар, студентлар медиалары, берләшмәләр яки оешмалар катнаша ала. Гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин:  https://mediaawardstar.ru/main

Премия 12 номинация буенча уза: «Ел фотографы», «Ел видеографы», «Ел дизайнеры», «Ел җитәкчесе», «Ел ачышы» махсус номинациясе, «Һөнәри белем бирү оешмасы ел медиасы»,«Югары белем бирү оешмасы ел медиасы» ,«Елның иң яхшы ВК төркеме», «Ел телеграм каналы»,«Ел медиа проекты», «Иң яхшы социаль ролик» махсус номинациясе», «Ел Медиачысы» Гран-присы». «Иң яхшы социаль ролик» номинациясенә аерым игътибар биреләчәк, анда үз эшләре белән социаль җаваплылык формалаштыруга ярдәм итүче, актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүче һәм яшьләрне уңай үзгәрешләргә этәрүче барлык югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары катнаша ала.

«2024 елда премия беренче мәртәбә узды һәм республикабыздан 200дән артык медиачыны җыйды. Безнең максат — медиачыларны күреп, алар турында онытмаслык итеп эшләү, әлеге премия аларга ачылырга һәм үз сәләтләрен табарга ярдәм итә. Шуңа күрә быел премия слоганы «Танылуың, сәләтең син аны кэзләгән җирдә булмаска да мөмкин. Ул бөтен җирдә дә булырга мөмкин» . Ул безне үз юлыбыз турында чикләнгән фикерләүне җиңәргә чакыра», - дип билгеләп үтте «Йолдыз» медиа казанышлар премиясе башкарма директоры Регина Шаһиева.

Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Россия Яшьләре.Грантлар ярдәмендә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International