Татарстанның тагын 20 яшь пары туй оештыруга грант алды

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Казанда туй үткәрүгә грант алуга конкурс җиңүчеләрен бүләкләүнең икенче тантанасы узды. Һәр грантның күләме 100 мең сум тәшкил итә, һәм бу акчалар бары тик билгеле бер тематик форматта бәйрәм тантанасын оештыру өчен генә каралган, бу ир белән хатын тормышында мөһим этап буларак туйның әһәмиятен ассызыклый.

«Бу елның 8 июлендә –  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без «Яшьләргә Грантлар» социаль проектын эшләтеп җибәрдек. Безнең республика яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле социаль инициативаларны гамәлгә ашыруда чираттагы тапкыр лидер булып тора. Проектның төп максаты – яшьләр арасында гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Без яшьләр арасында гаилә институтын ныгытырга омтылабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Ул гаилә коруның бәйрәм генә түгел, ә зур җаваплылык, ә мәхәббәтнең көндәлек хезмәт, бер — береңә игътибар һәм кайгырту икәнлеген искәртте.

Грант алган яшь парларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова да котлады.

«Сезнең бәхетле, нык гаилә кору, традицияләрне һәм нигезләрне саклап, гадәти булмаган, оригиналь туй оештыру теләгегез бик мөһим. Жюри составында эшләгәндә без бу конкурска Татарстанның төрле районнарыннан күпме гариза килүенә, яшьләребезнең үз туйларын оештыруга никадәр тирән каравына сокландык һәм шатландык», - дип ассызыклады Әхмәтова.

Парларның берсе Эмиль Герасимов һәм Наталья Ватютованың туе бүген үк булачак. Ә кияү 9 Майда Җиңү парадында тәкъдим ясады.

«Без мөстәкыйль рәвештә махсус туй биюен һәм зал өчен барлык бизәлешне әзерләдек. Кызыклы нәрсәләрдән, кияү банкет залы янына килгәч, аңа янгын имитациясен сүндерергә туры киләчәк, махсус төтен шашкасына заказ бирдек. Безнең туйның төп концепциясе - барысын да үз кулларыбыз белән эшләү», - дип уртаклашты Наталья Ватютова.

Хәсәновлар гаиләсе грант конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына бер көн кала туй үткәрде. Туй милли татар стилендә оештырылган иде.

«Без гариза биргәндә, XIX гасыр ахыры, XX гасыр башы татар интеллигенциясе белән бәйле концепцияне сайладык. Һәр кунакның киемендә милли элемент булырга тиеш иде. Оркестр тиешле музыка уйнады, традицион татар биюе буенча мастер-класс узды», - дип сөйләде пар.

Грант конкурсы проекты Россия Президенты Владимир Путинның «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» 809 номерлы Указына туры килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнгән «ТР Хезмәтләре 2.0» мобиль кушымтасында уңайлы сервис ярдәмендә яшь парлардан гариза бирү процессы нибары 15 минут вакыт алачак. Парга гаризага видеопрезентация, иҗади тасвирлама һәм булачак тантанага чыгымнар сметасын беркетергә кирәк. Гариза бирү шартлары, процессы турында тулырак — конкурс турындагы нигезләмәдә. Конкурс нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2431678.htm.

Оештыручылар  – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International