Татарстан Республикасы укытучысы «Таврида.АРТ» арт-мәктәбендә архитектура кодын эшли

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Кырымда «Таврида» арт-кластеры мәйданчыгында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында мультипликацион кино рәссамы Леонид Шварцманның тууына 105 ел тулуга багышланган «Меганом» академиясенең сигезенче җәйге мәктәбе уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 400 яшь иҗатчы: куючы рәссамнар, костюм һәм грим буенча рәссамнар, мультипликаторлар, анимация һәм монтаж режиссерлары, шулай ук архитекторлар һәм мохит дизайнерлары, «Родные-Любимые» «Беренчеләр хәрәкәте» гаилә бергәлеге катнашучылары һәм мәдәният өлкәсендә башкарма хакимиятнең төбәк органнарының яшьләр советлары вәкилләре катнашты.

Катнашучылар арасында —Татарстан вәкиле, Казан (Идел буе) федераль университеты лаборанты һәм Татарстан Республикасында балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ксения Кутявина. Ул «Таврида.АРТ» сигезенче җәйге мәктәбенең катнашучысы булды. Быел Ксения архитекторлар арт-мәктәбенә кушылды, анда архитектура кодын булдыру һәм «Таврида» арт-кластерының яңа торак зоналары концепциясе өстендә эшли.

«Бу минем «Таврида» дагы өченче җәйге мәктәбем, хис — кичерешләр һәрвакыт беренчедәге кебек —барысы да кызыклы, мавыктыргыч һәм илһамландыргыч. «Таврида»дан соң таулар күчерәсе килә», — дип уртаклаша Ксения.

Башта ул компьютер анимациясе буенча арт-мәктәптә катнашырга ниятләгән иде, әмма архитектура мәктәбе ачылганнан соң нәкъ менә шунда эшләргә теләвен аңлады. Портфолионы карау нәтиҗәләре буенча ул архитектура юнәлешенә күчерелде. Белеме буенча Ксения-коммуникатив дизайнер. Соңгы ел эчендә ул Россия Студентлар отрядлары, Добро.рф, School21 кебек оешмалар һәм брендлар, шулай ук «Бурбон» рестораны белән эшләргә өлгерде.

КФУда дизайнер булып эшли, архитектура һәм интерьер өлкәсендәге проектларда катнаша: School21 мәктәбе ишегалдын төзекләндерү белән шөгыльләнә, Казан аэропортының бизнес-классы интерьерларын һәм КФУ Югары бизнес мәктәбе пространствосын проектлый. 2024 елда «Таврида» резиденты булды.

«Минем өчен «Таврида»ның яңа архитектура коды өстендә эшләү — бик мөһим проект һәм мине профессионал иткән урын үсешенә өлеш кертү. Без Кырым архитектурасы, аның тәңгәллеге буенча экспертлар лекцияләрен тыңлыйбыз, креатив кластерларны проектлау үзенчәлекләре турында фикер алышабыз. Бу шәп тәҗрибә, бигрәк тә архитектурада һәм дизайнда эшләүчеләр өчен», - дип сөйли кыз.

Мәктәп йомгаклары буенча катнашучылар территориянең тәңгәллеген тикшерүгә һәм креатив бергәлек таләпләренә таянып, яшь иҗатчылар шәһәренең торак зоналарын үстерү концепциясен тәкъдим итәчәкләр. «Таврида» җәйге мәктәпләре практик эш шартларында үзләрен күрсәтеп кенә калмыйча, илнең иң эре арт-кластерын үстерү белән шөгыльләнүче команданың бер өлеше булсын өчен, гадәттәгечә бөтен илдән яшь профессионалларны җыя.

«Таврида» җәйге мәктәпләрен кыска вакыт эчендә эштә яңа алымнарны сынап карау мөмкинлеге, команда эше һәм остазлык өчен яратам. Болар барысы да яңа проектларга илһамландыра һәм киләсе елга көч бирә», — дип нәтиҗә ясады Ксения Кутявина.

Быел җәйге мәктәп биш арт-мәктәпне берләштерде: архитектура, кинода дизайн, компьютер анимациясе, яшьләр советлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» арт-мәктәбе. Архитектураның арт-мәктәбендә катнашучылар кросс-дисциплинар командалар составында «Таврида» арт - кластеры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе, «Машук» белем үзәге, шулай ук «Счастливцево» иҗат резиденциясе проектлары территорияләрен үстерү буенча тәкъдимнәр формалаштыралар.«Родные-Любимые» «Беренчеләр хәрәкәте» гаилә бергәлегендә катнашучылар — 35 яшькә кадәрге ата — аналар һәм аларның 14-25 яшьлек балалары — «Беренчеләр хәрәкәте» арт-мәктәбендә катнашу өчен гариза бирә алачак.

Булачак кинопроектлар өчен сәнгать экспликациясен эшләү һәм яклау белән кинода дизайн арт-мәктәбендә шөгыльләнәчәкләр. Компьютер анимациясе арт-мәктәбендә тәҗрибәле аниматорлар, мультипликаторлар, режиссерлар, рәссамнар һәм анимацион җитештерүнең башка белгечләре иҗади командаларга берләшәчәк, җитештерүнең барлык этапларын узачак һәм нәтиҗәдә төгәлләнгән анимацион эш тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International