Җәйге каникуллар вакытында Татарстаннан 167 меңнән артык бала ял итүнең барлык рәвешләрендәге 1618 оешмасында ял иткән. Шәһәр читендәге стационар лагерьларда 77248 бала һәм яшүсмер ял иткән, шифаханә-курорт лагерьларында – 3364, палаткаларда – 12466, көндезге лагерьларда – 57049, хезмәт һәм ял лагерьларында – 11306. Кара диңгез яр буендагы дүрт балалар лагеренда (Анапа, Кырым) 6190 кеше ял иткән.
35487 кеше өчен түләүсез ял оештырылды, алар арасында авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар категориясе, сәләтле балалар бар. Гражданлык-патриотик сменаларында палаткалы лагерьларда 3 меңгә якын бала бюджеттан юлламалар белән тәэмин ителде, көндезге хезмәт һәм ял лагерьларына 11 меңнән артык юллама бирелде. Шулай ук ата-аналары мобилизацияләнгән 7540 бала бушлай ял иткән.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламәтләндерү кампаниясен оештыру – ведомствоара эш, дип ассызыклады: «Җәйге сезон дәвамында Роспотребнадзор, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, Росгвардия хезмәттәшләре, ведомствоара комиссия әгъзалары белән бергә атна саен лагерьларга чыгып, комплекслы куркынычсызлык тәэмин итү өчен даими мониторинг алып бардылар. Балаларның ялы уңайлы булуыннан, лаеклы яшәү шартларыннан тыш, сменаларның эчтәлегенә һәм тулылануына аерым игътибар бирелде. Смена программалары төрле юнәлешләрне үз эченә алган иде: спорт, иҗат, мәгариф, тел, патриотик һәм башкалар».
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиянең һәм 11 эшлекле төркемнең ике утырышы уздырылды. Балаларның ялын оештыруны һәм сәламәтләнүен тикшереп тору максатында республика һәм муниципаль ведостовоара комиссия әгъзалары тарафыннан 870тән артык сәфәр кылынды.
Татарстан Республикасының барлык лагерьларында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар һәм сменалар узды. Мәсәлән, гражданлык-патриотик юнәлештәге сменалар «Патриот» республика үзәгендә, «Чайка», «Дзержинец» лагерьларында һәм башкаларда оештырылды. Моннан тыш, һәр лагерьда Бердәм гамәлләр көне – Россия көне, Хәтер һәм кайгы көне, РФ Дәүләт флагы көне, Республика көне һ.б. уздырылды. Смена кысаларында балаларны савыктыру лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар узды.
Профилактика темасына аерым игътибар бирелде. Җәйге каникуллар дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы, цифрлы куркынычсызлык, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуны кисәтү, наркомания буенча төрле мастер-класслар узды.
Ринат Садыйков шулай ук быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстанның 8 муниципаль берәмлегендә – Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнарында 8 иярчен лагерь төзелешенә 46,7 млн сум акча бүлеп бирелүе турында сөйләде. Бу колачны 1000 кешегә арттырырга мөмкинлек бирде. 10 муниципаль берәмлектә (Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Зеленодольск, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарында һәм Казанда) яшьләр сәясәте һәм мәдәнияте учреждениеләре базасында көндезге лагерьлар оештырылды, анда 690нан артык бала катнашты.
Татарстан Рәисе кушуы буенча Кырым Республикасында «Сәләт– Ак Барс» яшьләр үзәге базасында Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән килгән 485 бала өчен ике сменада ял оештырылды. Икенче смена 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Билгеләп үтик, Татарстанда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2019 елдан балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү «Балаларга җәй» программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә шушы вакыт эчендә 6,97 млрд сумлык 43 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде һәм төзелде.
2025 елда программага Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлегеннән һәм Анапа шәһәреннән 1,3 млрд сумлык 19 объект кертелгән.
Җәйге ялны оештыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
.jpg)