Республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә сайлаулар көнендә волонтерлык программасы оештырылды

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 14 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көне кысаларында Татарстан Республикасында беренче тапкыр «Сайлау участогында волонтерлар» проекты гамәлгә ашырылды. Аның максаты – өлкән яшьтәге, хәрәкәтләнү авыр булган гражданнар һәм инвалид сайлаучылар өчен тавыш бирүдә катнашу өчен өстәмә уңайлы шартлар тудыру. Татарстан проектны гамәлгә ашыру буенча 20 сынау төбәге исемлегенә керде.

Проект тавыш бирү урынына барып җитү авыр булганнарга адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Волонтерлар сайлаучыларны озата бардылар, аларга баскычтан менәргә, пандустан файдаланырга ярдәм иттеләр, сайлау участогында ничек ориентлашырга кирәклеген әйттеләр. Волонтерлар озата баруы Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә гамәлгә ашырылды.

Волонтерлар сайлау процессында катнашмады, тавыш бирү серен бозмады: алар тавыш бирү кабинасына керергә яки бюллетень тутырырга ярдәм итәргә хокуклы түгел иде. Аларның ярдәме бары тик навигацион һәм оештыру ягыннан гына булды.

Сайлаучылардан волонтерлар ярдәменә гаризалар Бердәм әүләт хезмәтләре порталы аша 10 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 43 гариза алынган, күбесенчә республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга кебек эре шәһәрләреннән.

«Мин чарадан бернәрсә дә көтмәдем, ләкин ул бик яхшы узды! Үзеңне кирәкле кеше итеп хис итү һәрвакыт күңелле, ә җавап итеп рәхмәт әйтү - икеләтә күңеллерәк! Без сайлаучыларга участокта ориентлашырга ярдәм иттек, кемгәдер урынга физик керү өлешендә ярдәм күрсәттек. Кешеләр шулкадәр күп иде, барысы да яхшы кәефтә иде, ә без кайчакта кеше янында булуның һәм республикабызның тарихи вакыйгасының бер өлеше булуның никадәр мөһим икәнлегенә тагын бер кат инандык!»- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты мәдәният волонтеры, Казан милли тикшеренү технология университетының волонтерлык үзәге активисты Камилла Кашапова.

Волонтерлык программасы 2025 елның августында гариза бирү кампаниясен уздырудан башлап билгеләнгән регламент нигезендә тәкъдим ителде. Гариза бирү кампаниясе тәмамланганнан соң, кандидатлар алдан әңгәмә уздырдылар, аннан соң укуның ике этабы үтте. Волонтерларны функциональ бурычлары буенча уңышлы бүлү йомгаклау этабы булды.

Сайлау участокларында тавыш бирүне оештыру һәм уздыру барышында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларны озата йөрүдә махсуслашкан кимендә ике волонтер тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Аларның функцияләренә сайлау участогы территориясендә озата бару, сайлау бюллетеньнәрен алу урынына кереп булышу һәм кирәкле мәгълүмат бирү керә иде.

18 яшькә җиткән һәр кеше волонтер була ала иде. Моның өчен ДОБРО.РФ платформасында («Сайлау ноктасы»акциясе) теркәлергә кирәк иде. Сайлап алуның төп критерийлары: сайлауларда катнашырга әзерлек, аралашучанлык (хәрәкәтләре аз булган гражданнар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралаша белү, күченүләр турында төгәл сөйләү һәм сорауларга җавап бирү сәләте).

Һәр волонтер кепка, плащ һәм логотиплы футболкадан торган форма белән тәэмин ителгән иде, бу сайлау участокларында гражданнар арасында аларны тануны тәэмин итә иде. Чара тәмамлангач, волонтерлар Добро.рф платформасында верификацияләнгән волонтерлык сәгатьләре алдылар.

«Безнең өчен Татарстан Республикасының төп вакыйгаларының бер өлеше булу мөһим. Волонтерлык бергәлегенең актив гражданлык позициясен хуплавы һәм ватандашларына патриотизм принципларын күчерүе бик мөһим. Бу бөек елда Җиңү волонтерлары патриотизм һәм Ватанга тугрылык мәгънәләрен йөртергә әзер. Бүгенге көн төбәк өчен бик мөһим һәм ирекле бергәлек һәркемгә шатланып ярдәм итәргә әзер!» - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ихтыярый эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

«Сайлау участогында волонтерлар» проекты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр Советы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасы ихтыярый эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International