Бөтендөнья яшьләр фестивале слетында республикадан 29 кеше катнашачак

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Татарстан делегациясе Түбән Новгородка Бөтендөнья яшьләр фестивале слетына юнәлде. Мәйданчыкка 120 илдән 2000 катнашучы җыелачак – Россиянең барлык төбәкләреннән 1000 катнашучы һәм шул кадәр үк башка илләрдән. Бу студентлар гына түгел, яшь галимнәр, эшмәкәрләр, журналистлар, дизайнерлар, волонтерлар, спортчылар, мәдәният, мәгариф, халыкара мөнәсәбәтләр, креатив индустрияләр, фән, IT, дәүләт идарәсе өлкәсендәге белгечләр дә булачак. Слет яшьләр даирәсе лидерлары, үз эшен башкаручылар – проектлар башлап җибәрүчеләр, тикшеренүләр уздыручылар, фильмнар төшерүчеләр, технологияләр эшләүчеләр, мәкаләләр язучылар, өйрәтүчеләр, командалар төзүчеләр, процесслар белән идарә итүчеләр һәм үзләренең киләчәген булдыручылар очрашу урыны булачак. Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уза.

«Безнең төбәкне тәкъдим итү хокукы өчен 1267 кеше көрәште – республика делегациясен оештыручылар 18 яшьтән өлкәнрәк яшьләрдән 1056 гариза һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләрдән 211 гариза алды. Алар арасыннан 560 катнашучы әңгәмәләрнең катлаулы этабын узды, һәм иң яхшылардан бары тик 29ы гына финал җыелмасына керде. Бу эшмәкәрлек, фән, технологияләр, дәүләт идарәсе, иҗат, медиа һәм спорт өлкәсендә чын лидерлар. Делегатлар арасында 10 ил – Россия, Һиндстан, Индонезия, Иордания, Камерун, Ливан, Сүрия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан вәкилләре бар. Делегатлар команда оештыруга ике көнлек укулар узды, республиканың икътисади эшчәнлеге, яшьләр өчен мөмкинлекләр турында тагын да күбрәк мәгълүмат алды», - дип билгеләп үтте делегация җитәкчесе, Иҗади яшьләр академиясе президенты Алена Бакирова.

Татарстан делегациясен озатырга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков та килде. «Узган ел безнең яшьләр Бөтендөнья яшьләр фестивалендә үзен бик югары дәрәҗәдә күрсәтте. Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты бу масштаблы вакыйганың мирасы. 1000нән артык гариза алынган, әмма делегация составына бары тик сез – 29 кеше кердегез. Без барыбыз да урынга нинди конкурс сайлап алынганын күрәбез. Сезнең арада студентлар да, төрле юнәлешләрдә эшләүче белгечләр дә – программа координаторы, эшмәкәр, сценарист, проджект-менеджер, идарә башлыгы, педагог-оештыручы, спорт журналисты (редактор), ивент-менеджер, машина өйрәтү буенча инженер, авиация һәм космонавтика педагогы, эшләүче. Сезнең һәрберегез үз юнәлешендә лидер. Ышанам ки, сез республиканы лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәрсез. Актив булыгыз, слет–тәҗрибә уртаклашу өчен тагын бер мәйданчык, башка төбәкләрне һәм илләрне мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, казанышларыбыз белән таныштыру мөмкинлеге. Сезне туган республикабызда илһамланып, креатив идеяләр белән көтәбез. Ә без, үз чиратыбызда, сезнең проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән министр.

«Бөтендөнья яшьләр фестивале слетына кадәр мин 8-10 сыйныфлар өчен “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсының финалында катнаштым инде, анда мин команда эше тәҗрибәсе тупладым. Шулай ук Артекта «Мир БРИКС — Мир будущего» халыкара сменасында, Казан Глобаль яшьләр саммиты кысаларында мәктәп дипломатия клублары катнашучылары очрашуында да булдым. Слеттан бик күп уңай хис-кичерешләр, күп танышулар һәм яңа белемнәр, күнекмәләр көтәм», - дип билгеләп үтте делегатларның берсе, балалар программасында катнашучы Кира Мартышева.

Таҗикстаннан Мәхди Самадов, хәзерге вакытта «Алабуга» Халыкара мәктәбендә авиация һәм космонавтика буенча педагог булып эшли. Фән һәм мәгариф буенча проектларны гамәлгә ашыра: «Мине слет программасы кызыксындырды. Бу башка илләрдән килгән актив балалар белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек һәм иң мөһиме – яңа тәҗрибә туплау, аны киләчәктә Татарстан территориясендә эшебездә куллана алачакбыз».

Слет 17 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, аның төп бурычы — Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту. Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты интерактив модульле мәйданчык форматында узачак, ул заманча дөньяда торган реаль чакыруларны һәм бөтен дөнья яшьләренең кыю инициативаларын уртак чишү өчен оештырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика делегациясе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International