«Созвездие – Йолдызлык» театры сезонын «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе белән ачып җибәрә

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Созвездие – Йолдызлык» театры яңа сезонны 18 сентябрьдә «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе белән ачып җибәрәчәк. 1913 елда Әзербайҗан композиторы Узеир Гаджибеков тарафыннан язылган әлеге музыкаль комедия инде 100 елдан артык Россия һәм дөнья театрлары сәхнәләреннән төшми.

«Яңа сезонны әлеге спектакль белән башлавыбыз очраклы түгел. «Аршин мал алан» - безнең тамашачылар арасында иң популярларның берсе. Беләм, кайберәүләр инде куелышны 8-10 тапкыр караганнар. Бу театр өчен иң югары бүләк һәм билге. Башка куелышлар да шулай ук популяр, алар арасында – “Свет далекой звезды”, “Хамелеоны”, “Я, бабушка, Илико и Илларион”. 2025 ел премьералары “Варшавская мелодия”, “Тартюф-обманщик”. Беренче яртыеллыкта безнең спектакльләрне 15 меңгә якын кеше карады. Яңа сезонда тагын берничә яңа спектакль күрсәтергә планлаштырабыз. Әлегә нинди спектакльләр әзерләнүен ачмыйбыз, мисал итеп “Тылсымлы ат Ялкын» Яңа ел тамашасын гына китерәм, - дип билгеләп үтте «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Туманов сүзләренчә, театр яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында патриотик проектларны дәвам итү планлаштырыла. Мәсәлән, «Җиңү юллары» музыкаль-шигъри спектаклен агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да 4 меңнән артык тамашачы караган. Татрастан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән спектакль 21 тапкыр күрсәтелде, шул исәптән спектакльне Питрәч, Алексеевск, Чүпрәле, Әлмәт районнарында һәм Казан мәктәпләрендә күрсәттеләр. «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры башка шәһәрләргә һәм районнарга бару инициативасы белән чыкты.

Шулай ук театр артистлары «Памяти героев будем достойны» музыкаль-шигъри спектаклен әзерләгәннәр. Һәм инде беренче күчмә концерт кичә Чүпрәле районында булды. Проект «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

«Созвездие-Йолдызлык» театры спектакльләренең тулы исемлеге һәм афишалары белән  сайтта  һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International