Коммерцияле булмаган оешмалар өчен яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсының гариза бирү кампаниясе башланды

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Яшьләр өчен проектларны гамәлгә ашыручы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсында катнаша ала. Грант конкурсына гаризаны коммерцияле булмаган оешмалар 10 октябрьгә кадәр бирә ала. Сайлап алу «Электрон бюджет» иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла (https://promote.budget.gov.ru/).

«Коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар конкурсын 2008 елдан бирле үткәрәбез. Сайлап алу проектларга ярдәм итүгә, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисади тормышында актив катнашуга җәлеп итүгә, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә коммерцияле булмаган оешмаларның ролен арттыруга юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Конкурста дүрт юнәлеш каралган:

1. Яшьләрнең ял итү урыннарында наркотикларга каршы эшне дәвам итү (450 мең сумга кадәр) (https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/28c5f060-ab77-446e-bebc-d7380896fa2c?showBackButton=true&competitionType=0)

2. Яшьләр иҗтимагый оешмаларының һәм яшьләр иҗтимагый учрежденияләрнең наркотикларга каршы эшчәнлегенә ярдәм итү (https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/a212b2ea-295c-465d-9e06-f893a2cdead1?showBackButton=true&competitionType=0) (550 мең сумга кадәр);

3. Татарстан Республикасы халыклар телләрен саклау һәм үстерү буенча яшьләр инициативаларына ярдәм (https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/955de2fb-1668-4c46-a655-22b468a2bd09?showBackButton=true&competitionType=0) (600 мең сумга кадәр);

4. Иҗтимагый берләшмәләр, хәрби-патриотик клублар һәм патриотик үзәкләр (берләшмәләр) арасында Татарстан Республикасы балаларына һәм яшьләренә патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү проектларына ярдәм итү (https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/1733d2a4-13b9-4ac0-8ecc-24d5c6382d1c?showBackButton=true&competitionType=0) (1 млн сумга кадәр).

Конкурста катнашучылар үз эшчәнлекләрен республика территориясендә гаризалар кабул итү тәмамланган көнгә кадәр кимендә бер ел башкарырга тиеш. Проект нәкъ менә Татарстанда гамәлгә ашырылырга тиеш.

2024 елда республиканың 9 районы һәм шәһәреннән 24 кандидат гариза биргән иде. Конкурс нәтиҗәсендә 12 җиңүче проект билгеләнде: «Патриотик тәрбия» – 7 проект; «Халык арасында наркоманияне профилактикалау» – 2 проект; «Милли – актуаль булганнарга» – 3 проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International