Казанда «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсының финалы узачак. Ул балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләрен үстерүгә, иҗтимагый оешмалар өчен кадрлар әзерләүгә, шулай ук Россия Федерациясендә яшьләрнең һөнәри үзбилгеләнү системасын үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурсның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. 20-24 сентябрьдә Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән 300 гә якын яшь лидер җыелачак.
«XXI гасыр лидерлары» күп еллар эчендә үзен кадрлар остаханәсе буларак танытты. Алар Казанда үткәргән вакыт нәтиҗәле чор булыр, анда алар яңа күнекмәләр алырлар һәм вакытларын кызыклы итеп уздырырлар, яңа дуслар табарлар дип ышанам. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан 2022 елдан тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Конкурс 14-17 яшьлек, 18-25 яшьлек яшь төркемнәре өчен 12 номинация буенча уза – «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу», «Беренче булу», «Беренчеләр остазы», «Беренчеләр әйдаманы».
Конкурс финалы программасына конкурс сынаулары, мәдәни-белем бирү программасы (экскурсияләр, партнерлык программасы, белем бирү программасы, чакырылган экспертлардан панель дискуссияләр һәм мастер-класслар) кертеләчәк. Программа барышында катнашучылар уңышлы практикалар белән алмаша, балалар һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иҗтимагый инициативаларны үстерү өчен чишелешләр булдыра, шулай ук аларның иң яхшыларын бөтен ил буйлап масштаблаштырырга өйрәнәләр.
Республикада конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге оештыра.
Конкурсның финалын социаль челтәрләрдә күзәтергә мөмкин: https://vk.com/konkurslider
