Татарстанда инвалид яшьләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Омтылыш: карьера турында» һөнәри юнәлеш бирү сессиясе старт алды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Идел» Яшьләр үзәгендә инвалидлар өчен «Омтылыш: карьера турында» проект сессиясе старт алды. Смена яшьләрнең карьера үсешенә юнәлдерелгән һәм 17-19 сентябрьдә узачак. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Омтылыш: карьера турында» – «Люби. Созидай. Вдохновляй» проекты кысаларындагы биш сменаның берсе. Проектның максаты – яшьләрнең потенциалын ачу һәм аларның шәхси үсешкә, гаилә кыйммәтләрен һөнәри яктан ныгытуга омтылышына ярдәм итү, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Проектның беренче сессиясе Һөнәри киләчәккә һәм карьера үсешенә багышланган. Сессиядә Казан, Чистай, Зәй һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 70тән артык яшь кеше катнашачак. Алар  резюме  формалаштырыру һәм әңгәмәгә әзерләнү хакында беләчәкләр, психологлар белән шәхси консультацияләр узачаклар, үз хокукларын яклау өчен эш эзләү ысулларын һәм юридик аспектларны өйрәнәчәкләр. Программада шулай ук яшьләр киләчәктә тагын да уңышлырак эшкә урнашу өчен үз-үзләрен күрсәтергә өйрәнәчәк.

Программа спикерлары булып үз эшенең тәҗрибәле профессионаллары: ICF коучлар, эшмәкәрләр, карьера консультантлары, практик психологлар, инвалидларны сайлап алу һәм адаптацияләү юнәлеше белгечләре чыгыш ясаячак. Сменаның өч көне дәвамында яшьләр белән Мәскәү, Томск һәм Казан экспертлары эшләячәк.

Сменаны ачуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «Профкосмо» филиалы генераль директоры һәм проект сессиясе партнеры Ирина Насыйбуллина, «Омтылыш: карьера турында» проект сессиясе һәм «Благодарю» үзәге җитәкчесе Гөлнара Галиәхмәтова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International