Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул - элегрәк Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкләгән Азат Кадыйров. Азат Кадыйровның шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында эшләү тәҗрибәсе бар. Озак вакыт спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белән җитәкчелек итә. 2020 елдан ул Россия Спорт министрының беренче урынбасары булып эшләде.
.jpeg)