«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проекты 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туризм көне алдыннан Россия буенча көзге блог-турларда катнашуга конкурс башлап җибәрә. Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең онытылмас сәяхәтләргә чыгу мөмкинлеге бар. Көзен конкурста катнашучыларны ике якты маршрут көтә: октябрьдә – Санкт-Петербургка һәм ноябрьдә – Дагыстан Республикасына.
«ТопБЛОГ» – контент булдырырга, үз аудиториясен табарга һәм дөньяны үзгәртергә сәләтле тарихлар сөйләргә өйрәнергә теләүчеләр өчен бөтенроссия проекты. Монда авторлар яңа форматларны үзләштерә, медиада эшләү күнекмәләрен күрсәтә һәм үз төбәкләренең тавышына әверелә. Блог-турлар проектның визит карточкасына әйләнде.
Биш ел эчендә проектта катнашучылар илнең 20дән артык төбәгендә сәяхәтләрдә булдылар: Камчатка вулканнарында таң атуны каршыладылар, Черноземьеның борынгы утарларында йөрделәр, Карелия Республикасының төньяк күлләренең тынлыгын тыңладылар, Кавказ тауларына барып җиттеләр, Магадан өлкәсенең кырыс матурлыгын ачтылар, Коми Республикасының мәһабәт урманнары белән илһамландылар, Мордовиянең бай мәдәниятенә чумдылар. Һәр сәфәр җанлы тарихка әверелә –кешеләр, табигать һәм гаять зур ил турында. "
«Мөмкинлекләр тудыру – «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасының төп максаты. Ә сәяхәтләр безгә илне йөрәк белән тоярга мөмкинлек бирә. «ТопБЛОГ» проекты тудыра торган маршрутларда – горурлык, тарих, көч һәм матурлык. Проект блогерлары тарафыннан бөтен Россия буйлап егерме блог-турда төшерелгән контент миллионлаган кешене безнең ил буйлап сәяхәт итәргә илһамландырды. Бу сәфәрләрнең җыелма медиа колачлавы 100 миллионнан артып китте. Һәм бүген без катнашучыларны тагын төньяк башкалага һәм кызыктыргыч Дагыстанга юлга җыябыз. Төрле дәрәҗәдәге авторларны чакырабыз – яңа гына эшен башлап җибәрүчеләрдән алып популяр блогерларга кадәр – миллионнарны илһамландыру һәм Россиянең – кабат – кабат дәвам итәргә теләгән очсыз – кырыйсыз сәяхәт булуын күрсәтү өчен», - дип билгеләде «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директоры Андрей Бетин.
Махсус Бөтендөнья туризм көненә «ТопБЛОГ» проекты берьюлы ике конкурс игълан итте, аларның җиңүчеләре онытылмаслык көзге блог-турларга Санкт-Петербургка һәм Дагыстан Республикасына барырга мөмкин.
9 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр «Топблог» проектында катнашучыларны Санкт-Петербургтагы легендар «Төньяк верфь» кабул итәчәк – кораблар туган һәм илнең диңгез куәте барлыкка килә торган урын. Нәкъ менә монда, куәтле цехлар һәм инженерлык карарлары арасында, йөзләгән суднолар төзелгән, шул исәптән ракета крейсерлары һәм яңа буын кораблары. Блог-турда катнашучыларны өч көн көтә: завод һәм суднолар төзү музее буйлап экскурсия, профессионаллар белән янәшә эш процессларына чуму һәм тарих һәм хәзерге заман йөзгә-йөз очрашкан Кронштадтка бару. Сәяхәт илнең индустриаль йөрәген күрү һәм буыннарны берләштерүче һәм киләчәк һөнәрләрен яңадан аңлаучы контент булдыру мөмкинлеге булачак.
Төньяк башкалага блог-турда катнашучылар санына керү өчен сылтама буенча «Топблог» проектында теркәлергә һәм «Диңгез кросс-контенты» иҗади биремен үтәргә кирәк – корабль темасын үз блогы тематикасы белән берләштерергә. Бу теләсә нәрсә булырга мөмкин: диңгез ризыклары яки диңгез белән бәйле лайфхаклар турында хикәя, яхтада ял итү өчен модалы образлар сайлау, корабль төзү технологияләренә яки гадәти булмаган диңгез маршрутларына күзәтү. Иң мөһиме – диңгез тормышы һәм легендар корабларның нәкъ менә сезнең аудиторияне ничек илһамландыра алуын күрсәтү. Эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә (Мәскәү вакыты белән 23:59), нәтиҗәләр 3 октябрьдә игълан ителәчәк.
28-30 ноябрьдә «ТопБЛОГ» блогерларын таулар күк белән сөйләшә торган җир – кунакчыл Дагыстан Республикасы кабул итәчәк, ә борынгы Дербентның һәр тыкрыгы гасырлар саклый. Тур кысаларында Нарын-Кала крепостендә һәм Бестужев-Марлинский музеенда булу, Дагыстанның төп халыкларыннан берсе – даргинлылар, аларның тарихы, борынгы гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышу планлаштырылган. Җиңүчеләр милли көйләр һәм җырлар ишетәчәк, традицион ризыклар әзерләп караячак һәм бию һәм музыка белән чын Кавказ мәҗлесендә катнашачак. Катнашучылар дөньядагы иң тирән Сулак каньоны биеклегеннән тау үзәннәрен күрәчәкләр, Нохъо мәгарәләрендә булачаклар һәм упкын өстеннән асылмалы күперләр аша узачаклар. Блог-тур төбәк характерын, гастрономик ачышларны бәяләргә һәм илһамландыра торган контент булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Дагыстан Республикасына блог-турда катнашу өчен, 23 сентябрьдән «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының бонус программасы кысаларында «Другое Дело» сервисында vk.cc/ctAwKq сылтамасы буенча ике биремне үтәргә, «ТопБЛОГ» проектында теркәлергә һәм Россиянең истәлекле урыннарын белүгә кыска тест узарга кирәк. Җиңүчеләрне очраклы рәвештә рандомайзер ярдәмендә ике этапта сайлап алачаклар: беренче ике бәхетле кешенең исемнәрен 15 октябрьдә, тагын өч катнашучының исемнәрен 5 ноябрьдә атаячаклар. Сайлап алу нәтиҗәләре турында белү өчен вконтактеның шәхси битендә «Другое Дело» сервисыннан хәбәрнамәләрне кабызырга кирәк.
Җиңүгә үз мөмкинлекләрен икеләтә арттырырга теләгән катнашучылар конкурсларда берьюлы ике онытылмас сәяхәткә чыгу мөмкинлеген ачып, берьюлы ике блог-турда үз көчләрен сынап карый алалар.
Конкурсларда Россиянең барлык төбәкләрендә 18 яшьтән башлап яшәүчеләр катнаша ала. Җиңүчеләр өчен барысы да уйланылган: яшәү, туклану һәм программа тулысынча оештыручылар тарафыннан тәэмин ителә. Санкт-Петербургка кадәр юлны катнашучылар мөстәкыйль түлиләр, ә Дагыстанга бару тулы логистик ярдәм белән тәэмин ителә. Авторлар өчен иң мөһиме – тарихлар сөйләү теләге һәм социаль челтәрләрдә тәэсирләре белән уртаклашырга әзер булу.
«ТопБЛОГ» Бөтенроссия проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты – заманча Россия көн тәртибе белән диалогта социаль контент булдыручы авторларны табу, өйрәтү һәм ярдәм итү. Проектта яшь һәм географик чикләүләрсез контент авторлары проект сайтында гариза биреп катнаша ала.
