Казанда «XXI гасыр лидеры. Яңа офыклар» конкурсының 23 нче сезоны тәмамланды. Дүрт көн дәвамында Россиянең 76 төбәгеннән 300дән артык катнашучы конкурс сынауларын узды, мәдәни-мәгариф программада катнашты, уңышлы практикалар белән уртаклашты, балалар һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иҗтимагый инициативаларны үстерү өчен чишелешләр булдырды, шулай ук аларның иң яхшыларын бөтен ил буйлап киңәйтергә өйрәнде. 2025 елда сайлап алу этапларында Россия Федерациясенең 88 төбәгеннән 12000нән артык кеше катнашты.
Конкурс балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләрен үстерүгә, иҗтимагый оешмалар өчен кадрлар әзерләүгә, шулай ук Россия Федерациясендә яшьләрнең һөнәри үзбилгеләнү системасын үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Конкурста катнашучыларга Беренчеләр Хәрәкәте Идарәсе Рәисе Урынбасары Ксения Янова мөрәҗәгать итте: «Бүген бирегә Беренчеләр Хәрәкәтенең иң күренекле вәкилләре, 21 гасырның чын лидерлары җыелды. Сезнең һәрберегез ярты елга якын озын юл үтте. Бу вакыт эчендә сез дусларыгызга, танышларыгызга, туганнарыгызга, әмма беренче чиратта үзегезгә лидер исемен лаеклы йөртүегезне исбатларга өлгердегез. Финал вакытында ике көн дәвамында сез конкурс сынауларын уздыгыз, алар төрле яктан сезгә лидерлык күнекмәләрегезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ышанам ки, чара программасы сезгә үз төбәкләрегезгә кайткач куллана алырлык файдалы белемнәр алырга ярдәм итәр. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу залда булган һәрберегез чын җиңүче инде. Үзе өчен җиңүче. Рәхмәт сезгә!».
Конкурс 14-17, 18-25 яшь төркемнәре өчен – «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу», «Беренче булу», 18-25 яшь төркемнәре өчен – «Беренчеләр остазы», «Беренчеләр әйдаманы» кебек 12 номинация буенча узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан катнашучылары төрле номинацияләрдә дүрт 1 урын яуладылар.
«Менә инде дүртенче ел рәттән Татарстан конкурс финалын кабул итә. Нәкъ менә безнең төбәкнең елдан-ел бөтен илдән талантлы яшьләр җыела торган мәйданчыкка әверелүенә без бик шат. Проект җиңү турында түгел,ә мәгънәләр, кыйммәтләр, тәҗрибә уртаклашу турында. Катнашучылар яңа дуслар табалар, үз осталыкларын арттыралар. Бездә бу конкурстан чыккан идарәчеләр шактый. Бу проектның яшьләр арасында кирәклеген тагын бер кат раслый»,-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы «Беренчеләр Хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина, «Подросток» Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе директоры Екатерина Согрина һәм башкалар сәламләде.
Катнашучыларның берсе – Татарстан вәкиле Виктория Андриянова конкурста инде дүртенче ел рәттән катнашуын билгеләп үтте: «Беренче елда 14-17 яшь төркемендә катнашып, җиңүче булдым, аннары 18-25 яшь категориясендә үз көчемне сынап карадым. Былтыр куратор булып катнаштым, быел яңадан «Беренчеләр әйдаманы» номинациясендә катнашырга булдым. Һәрвакыт миңа монда бик авыр, авыр чөнки мин монда бик нык үсәм».
Җиңүчеләр исемлеге:
«Хәрәкәттә булу» номинациясе (14-17 яшь)
1. Киселева Дарья Юрьевна (Татарстан Республикасы)
2. Сухенькая Анна Дмитриевна (Чиләбе өлкәсе)
3. Щеглова Диана Алексеевна (Камчатка крае)
«Бергә булу» номинациясе (14-17 яшь)
1. Дьячков Никита Сергеевич (Ханты-Мансийск автономияле округы)
2. Писарев Антон Павлович (Воронеж өлкәсе)
3. Яшина Анастасия Романовна (Мәскәү шәһәре)
«Беренчеләр булу» номинациясе (14-17 яшь)
1. Арсенов Ярослав Юрьевич (Новосибирск өлкәсе)
2. Лялина Елизавета Сергеевна (Чиләбе өлкәсе)
3. Приймак Полина Дмитриевна (Краснодар крае)
«Россия белән булу» номинациясе (14-17 яшь)
1. Серегина Маргарита Евгеньевна (Санкт-Петербург шәһәре)
2. Большакова Вера Ивановна (Кемерово өлкәсе)
3. Герасименко Мария Вячеславовна (Амур өлкәсе)
«Кеше белән булу» номинациясе (14-17 яшь)
1. Притыко Дарья Денисовна (Омск өлкәсе)
2. Плужник Максим Николаевич (Ставрополь крае)
3. Гусева Анастасия Николаевна (Тамбов өлкәсе)
«Хәрәкәттә булу» номинациясе (18-35 яшь)
1. Моисеева Дарья Михайловна (Ростов өлкәсе)
2. Пантюхова Ирина Денисовна (Новосибирск өлкәсе)
3. Троян Виталий Витальевич (Краснодар крае)
«Бергә булу» номинациясе (18-35 яшь)
1. Карташёв Роман Зөфәр улы (Татарстан Республикасы)
2. Бичан Ольга Сергеевна (Чиләбе өлкәсе)
3. Рагузова Марина Александровна (Әстерхан өлкәсе)
«Беренчеләр булу» номинациясе (18-35 яшь)
1. Садыйков Роман Руслан улы (Мәскәү шәһәре)
2. Долгова Елизавета Петровна (Волгоград өлкәсе)
3. Алпашкина Ксения Николаевна (Тамбов өлкәсе)
«Кеше булу» номинациясе (18-35 яшь)
1. Калугина Варвара Александровна (Красноярск крае)
«Россия белән булу» номинациясе (18-35 яшь)
1. Ахундов Сахиб Алиевич (Дагыстан Республикасы)
2. Байгутлина Камилә Илшат Кызы (Башкортстан Республикасы)
«Беренчеләр әйдаманы» номинациясе (18-35 яшь)
- Андриянова Виктория Александровна (Татарстан Республикасы)
- Панарина Алина Евгеньевна (Хабаровск крае)
- Романов Ярослав Александрови (Иркутск өлкәсе)
- Карташова Юлия Алексеевна (Волгоград өлкәсе)
- Косян Анастасия Валентиновна (Түбән Новгород өлкәсе)
«Беренчеләр остазы» номинациясе (18-35 яшь)
- Циденкова Ирина Александровна (Татарстан Республикасы)
- Пустовалова Анастасия Вячеславовна (Самара өлкәсе)
- Вяль Юлия Олеговна (Карелия Республикасы)
- Старостин Виктор Сергеевич (Белгород өлкәсе)
- Адельшин Андрей Рякипович ( Ханты-Мансийск автономияле округы)
