БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм партнерлары укучыларының математика һәм информатика буенча олимпиадасы 23-24 сентябрьдә Казан федераль университеты базасында узды. Интеллектуаль ярыш, 131 катнашучыны берләштереп, БРИКС илләре яшүсмерләр фестиваленең бер өлеше булды. Биремнәр ике категориядә – 14-15 һәм 16-17 яшьләрдә бирелде. Яшь фән эшлеклеләренә команда һәм индивидуаль этапларда белемнәрен күрсәтергә туры килде.
Олимпиада КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Ярышларда 13 ил һәм 35 муниципалитет вәкилләре: Россия, Төркия, Көньяк Африка республикасы, Иран, Казахстан, Беларусь, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Төркия, Эфиопия, Индонезия һәм Мисыр мәктәп укучылары катнашты. Барлык биремнәр дә инглиз телендә кейслар, тестлар һәм биремнәр форматында башкарылды.
23 сентябрьдә сәләтле укучылар команда зачетында ярыштылар. Катнашучылар математика буенча университет дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне хәл иттеләр, шулай ук информатика буенча проект тәкъдим иттеләр, анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белемнәрне кулланып кына калмадылар, заманча цифрлы чаралар ярдәмендә шәһәр мохитен үстерү буенча тәкъдимнәр дә формалаштырдылар. 24 сентябрь көнне укучылар математика һәм информатика буенча сорауларга индивидуаль форматта җавап бирделәр.
Олимпиадага йомгаклар 26 сентябрьдә Брикс яшүсмерләр фестиваленең гала-концертында ясалачак. Чара сәләтле яшьләрне җәлеп итү ноктасына һәм дипломатик инициативаларны үстерү мәйданчыгына әверелгән халыкара проектның якты тәмамлануы булачак.
Искәртәбез, БРИКС яшүсмерләр фестивале 20-28 сентябрьдә "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында уза. Чараны оештыручылар – Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Казан Мэриясе. Чара 13 илдән һәм дөньяның 35 муниципалитетыннан 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 150 яшүсмерне берләштерде. Фестиваль программасы мәдәни, спорт, интеллектуаль һәм дипломатик вакыйгаларга бай. 23 сентябрьдә БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгариф комитеты утырышы узды, ә 25 сентябрьдә катнашучыларны Казан Ратушасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында түгәрәк өстәл көтә. «Яшь гвардия» лагеренда милли костюмнар шоулары, «БРИКСовидение» халыкара җыр конкурсы, квестлар, мастер-класслар һәм хәрәкәтчән уеннар уза. Чит ил кунаклары шулай ук Казанның истәлекле урыннары – Казан Кремленә, Казан федераль университетына, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасына, «Урам» экстрим-паркы һәм Казан зооботаника бакчасы, шулай ук боз тамашасы һәм «Ак Барс» - «Авангард» матчына барачак.
