«Хыял сәяхәте»: Татарстан янә «Большая перемена» конкурсында җиңүчеләрне каршы ала

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

28 сентябрьдә Казан янә «Хыял сәяхәте» поездын каршы алачак, ул шәһәргә Россиянең 26 субъектыннан «Большая перемена» конкурсының 150 җиңүчесен — илнең иң яхшы укучыларын алып киләчәк. Татарстан Республикасы аларның «Владивосток – Мәскәү» маршруты буенча 12 нче сәяхәт ноктасына әвереләчәк. Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла.

Якшәмбе көнне 8.08 сәгатьтә поезд Казанның «Казан-1» тимер юл вокзалында тукталачак, анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Респаубликасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Беренчеләр хәрәкәте җитәкчелеге белән тантаналы очрашу узачак. Шуннан соң, Татарстан Республикасы буенча бер көнлек сәяхәт кысаларында, «Большая перемена» конкурсы финалистлары Иннополис шәһәренә юл тотачак. Анда алар Татарстанның иң яшь шәһәре җитәкчелеге белән очрашачаклар һәм технологик шәһәрләр булдыру, кешеләр тормышына яңа инновацияләр кертү темасы буенча фикер алышачаклар.

Казан Кремле, «Туган Авылым», Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы, ТР Милли китапханәсе һәм башка бик күп нәрсәләр конкурста катнашучыларны Татарстан буйлап сәяхәттә көтә. Бай мәдәни мирас, әһәмиятле истәлекле урыннар һәм алай гына да түгел. Экскурсия маршруты УНИКС КФУда тәмамланачак, анда укучыларны республика министрлыклары җитәкчелеге белән очрашу көтә.

Татарстан Республикасы буенча сәяхәт «Хыял сәяхәте»нең аерылгысыз өлешенә әверелергә вәгъдә итә, анда катнашучылар Татарстанның мәдәни һәм инновацион инициативаларының төрлелеген һәм байлыгын күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International