26 сентябрьдә 10:30 сәгатьтә Казан Кремлендә (4 подъезд) «Конструктив» Идел буе форумының рәсми ачылышы була. Ачылыштан соң «Терроризм «яшәрә»: экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендә актуаль көн тәртибе һәм чакырулар» темасына панель дискуссия булачак.
«Конструктив» форумы — яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча иң эре мәйданчык. 2025 елда ул җиденче тапкыр һәм беренче тапкыр — Идел буе федераль округының округ форумы статусында уза. Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 3800 гариза килгән. Форум эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән 40 тан артык эксперт, шулай ук медиакуркынычсызлык, психология, мәгариф һәм хокукый агарту өлкәсендәге белгечләр катнашачак. Программага мәгариф һәм мәдәни юнәлешләрне берләштергән лекцияләр, мастер-класслар, практикумнар һәм иҗади форматлар керә.
Форумның төп нәтиҗәсе экстремизмны профилактикалауның һәм террорчылык идеологиясенең иң яхшы практикаларының төбәкара базасын булдыру булачак, ул округның барлык 14 төбәгенең тәҗрибәсен берләштерәчәк һәм заманча цифрлы форматта тәкъдим ителәчәк.
«Конструктив» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
