Мәдәният ул сәнгатькә, музыкага һәм китапларга караганда мөһимрәк: ул шәхес һәм җәмгыять формалаштыру коралы. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының «Мәдәният» трегының белем бирү курсы Татарстан Республикасы укытучыларына, студентларына сәнгать, мәгариф, тәрбия һәм шәхес үсеше ничек бәйләнгәнлеге, шулай ук боларның барысы да безнең һәрберебезгә ничек йогынты ясавы хакында белергә ярдәм итәчәк.
«Мәдәният» трегында катнашучыларны культурология, социология, педагогика өлкәсендәге экспертлар, шулай ук язучылар, артистлар һәм режиссерлар белән лекцияләр һәм интервьюлар көтә. Бу мәдәни кеше булуның нәрсә икәнен, мәдәни кыйммәтләрнең заманча җәмгыять үсешенә ничек йогынты ясавын, шәхес формалашуда укытучының нинди роль уйнавын һәм Россия мәдәниятенең дөньяда нинди урын алып торуын аңлау мөмкинлеге.
«Мәдәният – ул үткән һәм киләчәк арасындагы күпер. Ышанам ки, минем рус мәдәнияте турындагы интервью педагогларга аның әһәмиятен тирәнрәк аңларга һәм укучыларны илһамландырырга, аларның җәмгыять һәм ил белән элемтәләрен формалаштырырга ярдәм итәчәк», – дип саный Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский.
Трек Россия мәдәниятенең ни өчен җәмгыятьне тәрбияләү һәм үстерү нигезе булуын ачыкларга ярдәм итәчәк. Катнашучылар мәдәниятебезнең ничек формалашуын, фән һәм сәнгатьнең ничек үсүен, дәүләтебезнең нигезендә нинди кыйммәтләр ятуын беләчәкләр. Курс шулай ук креатив икътисадның Россиянең киләчәге өчен ни өчен мөһим булуын күрсәтәчәк.
«Мәдәният – ул тарихи хәтер, этик идеаллар һәм милләтнең иҗади энергиясе кристаллаша торган тере организм. Нәкъ менә ул киләчәк төзелә торган фундаментны формалаштыра, үсешкә һәм алга китешкә илһамландыра. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы өчен мәдәни код белән эшләү – төп юнәлешләрнең берсе. Без мәдәни мирас академик өйрәнү предметына түгел, ә шәхес үсеше һәм гражданлык тәңгәллеген формалаштыру өчен гамәли коралга әверелә торган мохит булдырабыз. Бөтен илдән 10 меңнән артык педагог һәм студент күрсәткән безнең трекка зур кызыксыну – мондый алымның кирәклеген ачык раслау. Бу рус мәдәниятенең бай мирасы фикер йөртүче, җаваплы һәм иҗади шәхесләр тәрбияләү өчен төп ресурс икәнлеген исбатлый торган диалог. Һәм безнең платформа бу ресурсны Россиянең иртәгесе көнен формалаштыручы һәр укытучыга реаль компетенциягә әйләндерергә уникаль мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтә «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директоры, «Сенеж» Идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин.
Трекның белем бирү курсы ике блоктан тора. Беренчесе – кереш өлеш, рус мәдәнияте һәм патриотик тәрбия, шулай ук гармонияле үсеш алган шәхес формалашуында укытучының роле турында. Икенчесе – Россия Федерациясенең халык артисткасы, Дәүләт премиясе лауреаты Илзе Лиепадан театр турында лекцияләр, музыкант-виртуоз, Россиянең халык артисты Игорь Бутманнан музыка турында лекцияләр. Рәсем сәнгате турында Россия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели сөйләячәк. Язучы-фантаст Сергей Лукьяненко әдәбият өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашачак.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының «Мәдәният» конкурс трегына теркәлүләр саны буенча топ – 30га керә. Инде 157 гариза бирелгән. «Мәгариф флагманнары» командасы трекка 12 октябрьгә кадәр кушылырга чакыра.
«Мәдәният» трегы конкурс механикасын күздә тота. Җиңүчеләр экспертлар һәм фикердәшләр белән махсус чарага чакыру алачак. Курс Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, «Интеграция» коммерцияле булмаган оешмасы, Мәскәү дәүләт мәдәният институты һәм социаль тикшеренүләр Эксперт институты белән партнерлыкта булдырылды.
Үсәргә, тәҗрибә уртаклашырга һәм мәгариф киләчәгенә йогынты ясарга теләгән укытучылар, идарәчеләр һәм актив гражданнар өчен илдә «Мәгариф флагманнары» проектының бишенче юбилей сезонында катнашуны теркәү дәвам итә. 2025 елда катнашучылар өчен дүрт тематик конкурс трегы бар: «Дәүләт», «Медиа», «Мәдәният» һәм «Остазлык», шуларның өчесендә мәгърифәтчелек программасын үтәргә мөмкин. Эштә, һөнәри һәм шәхес үсешендә түбәндәге цифрлы сервислар ярдәм итәчәк: «Компетенцияләрне бәяләү», «Мөмкинлекләр каталогы» һәм «Контент китапханәсе». Тулырак проектның рәсми сайтында: https://flagmany.rsv.ru/.
«Мәгариф флагманнары» проекты «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә үткәрелә.