Татарстан Респуюликасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затның һәм министрлыкның бүлек башлыкларының докладлары тыңланды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Могыйнов, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, Татарстан Республикасының атказанган юристы Игорь Бикеев, «ТИСБИ «Идарә университеты» югары белем бирү учреждениесенең яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Евгения Прохорова, «Подросток» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары директоры, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Екатерина Согрина, Яшьләр эшләре министрлыгы аппараты катнашты.
Утырышта коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затның һәм министрлыкның бүлек башлыкларының докладлары тыңланды.
Утырышның көн тәртибе дүрт сораудан торды:
1) Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтүне карау;
2) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан функцияләрне гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган коррупция хәвефләрен бәяләү һәм биләве коррупция хәвефләренә бәйле дәүләт хезмәте вазифалары исемлегенә төгәлләштерүләр кертү (кирәк булганда) турында;
3) милли проектның төбәк өлешләре чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларны максатчан һәм нәтиҗәле тотуны тикшереп тору буенча мәгълүмат турында;
4) «Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру»темасына социологик тикшеренү нәтиҗәләре турында.
Утырыш беркетмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегенең «Коррупциягә каршы тору» бүлекчәсендә урнаштырылачак.
Шулай ук искә төшерәбез, Министрлыкта коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен ышаныч телефоны эшли – 8 (843)-222-92-08.