Казан Кремлендә «Конструктив» Идел буе форумының рәсми ачылышы булды

2025 елның 26 сентябре, җомга

26 сентябрьдә Казан Кремлендә яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча иң эре мәйданчык — «Конструктив» Идел буе форумының рәсми ачылышы булды. Быел проект Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 3800 гариза җыйды.

Форум Казанда инде җиденче мәртәбә уза һәм беренче мәртәбә Идел буе федераль округының округ форумы статусында оештырыла. 2025 ел программасында Россиянең төрле төбәкләреннән 40 тан артык эксперт — Интернет челтәрендә бастыру һәм профилактиканың иң яхшы практикаларының төбәкара базасын булдыру өчен 30 дан артык йомгаклау контенты бар.

Форумны ачу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыру департаменты башлыгы Дмитрий Соловьев, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина катнашты.

«Сезне кунакчыл Татарстан җирендә сәламләвемә бик шатмын. „Конструктив“ форумы беренче тапкыр округ форматында уза һәм бөтен Идел буе белгечләрен берләштерә. Бу үзенә күрә эш „фронты“, анда катнашучыларның профессиональлегенә һәм битараф булмавына илнең киләчәге бәйле. Монда профессионалларның катнашуы да, яшьләрнең активлыгы да мөһим, чөнки нәкъ менә алар яшьтәшләре арасында абруйга ия һәм ил өчен әһәмиятле мәгънәләрне җиткерә алалар. Белгечләрнең, иминлек органнарының һәм яшьләр инициативаларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге булганда гына без профилактика бурычларын уңышлы хәл итә алачакбыз һәм Россиянең киләчәген ныгыта алачакбыз», — дип сәламләде катнашучыларны Дмитрий Соловьев.

«Ышанам, монда спикерлар һәм экспертлар тәкъдим итәчәк тәҗрибә сезнең өчен гамәли корал булачак. Форумда алган белемнәр һәркайсыгызга яшьләребезне тәрбияләү һәм аларга ярдәм итү буенча катлаулы, әмма гаять мөһим эштә ярдәм итсен. Барыгызга да нәтиҗәле һәм эчтәлекле эш телим», — дип уртаклашты Татарстан Республикамсында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев.

Рәсми ачылыш тантанасыннан соң «Терроризм „яшәрә“: экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендә актуаль көн тәртибе һәм чакырулар» панель дискуссиясе булды. Экспертлар заманча куркынычлар, яшьләрдә тәнкыйди фикерләүне үстерү зарурлыгы һәм деструктив күренешләргә каршы торуда төбәкара хезмәттәшлекнең роле турында фикер алыштылар.

«Безнең өчен форум —  үсеш ноктасы, яңа дәрәҗәгә чыгу һәм киләчәктә илнең барлык төбәкләрен колачлау мөмкинлеге. Бүген һәр яшь кешегә барып җитәчәк профилактик эш методикаларын эшләү аеруча мөһим. Без өстенлекле бурычыбызны нәкъ менә шунда күрәбез», — диде Софья Галиева-Мостафина.

2025 елда форум гамәли нәтиҗәгә басым ясый. Төп нәтиҗәләрнең берсе — регионара цифрлы ресурсны эшләтеп җибәрү, ул Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгенең иң яхшы профилактик практикаларын берләштерәчәк. Яңа формат материалларга уңайлы керү мөмкинлеген, эш юнәлешләре буенча тәҗрибәне системалаштыруны тәэмин итәчәк, шулай ук базаны даими рәвештә актуаль практикалар белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

 «Конструктив» форумын уздыру турыдан-туры «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бурычлары белән бәйле. Илкүләм проектның төп өстенлекләреннән берсе — яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларны социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү һәм үсеш өчен куркынычсыз мохит булдыру. Казандагы Форум нәкъ менә шушы максатларга җавап бирә — актуаль чакырулар өстендә бергәләп эшләү өчен Идел буе округы белгечләрен һәм яшьләрен берләштерә.

Катнашучылар өчен яңа мөмкинлекләр каралган: белем бирү программасы йомгаклары һәм йомгаклау тесты узу буенча алар квалификация күтәрү турында таныклык ала алачак. Моннан тыш,«Конструктив» кысаларында беренче тапкыр Россия Яшьләре.Грантлар мәйданчыгы эшләячәк  — яшьләрнең үз социаль проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Белем бирү блоклары программасы медиа куркынычсызлык, хокукый агарту, тәнкыйди фикерләүне үстерү һәм психологик грамоталылык темаларының киң спектрын колачлый. Катнашучылар алдында әйдәп баручы экспертлар, шул исәптән «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте Куркынычсызлык идарәсенең баш белгече, федераль психологлар, «Знание» Россия җәмгыяте лекторлары, мәгариф һәм яшьләр оешмалары белгечләре, шулай ук практик консультантлар чыгыш ясаячак — алар арасында «Пацанкалар» популяр реалити-шоуның рәсми психологы да бар.

Белем бирү сессияләре белән беррәттән катнашучыларны «Конструктив.Неформат» — Казанның шәһәр киңлекләрендә мәдәни программа. Бу иммерсив уеннар, цифрлы куркынычсызлык буенча консультацияләр, кино күрсәтүләр һәм театр куелышлары, шәһәр паркларында стендап һәм арт-зоналар.

«Конструктив» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International