2025 елның сентябреннән декабренә кадәр «CASE-IN халыкара инженерлык чемпионаты» проектының Көзге студентлар лигасы кубогы – инженер кейсларын чишүдә студентлар ярышлары узачак. Проект эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Проектны оештыруда «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы катнаша.
2025 елда Студентлар Лигасында проект өч юнәлеш буенча уза: – «Гомуми тармак»; – «Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе»; – «Нефть-газ эше». Күрсәтелгән юнәлешләр кысаларында 25 яшькә кадәрге студентлар командалары кейс – гамәли биремне реаль технологик, икътисадый яки җитештерү ситуациясе нигезендә хәл итәргә тиеш. Чара читтән торып сайлап алу этабыннан, дистанцион ярымфиналлардан, шулай ук Мәскәүдә турыдан-туры финалдан тора. Катнашучыларның карарларын экспертлар – тармак компанияләре белгечләре һәм югары уку йортлары укытучылары бәяли. Көзге проект кубогы финалистлары һәм студентлар лигасы җиңүчеләре кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак, практика узу, стажировка узу һәм тармак компанияләренә эшкә урнашу мөмкинлеге булачак, шулай ук проект эгидасы астында белем бирү проектларында катнашырга, «ПИК» җиңүчеләр һәм призерлар клубына керү мөмкинлеге алачак. Өстәмә рәвештә җиңүчеләр Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына һәм аспирантурасына керү өчен өстенлекле хокук ала (исемлек һәм шартлар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://casein.ru/ru/score/2/).
Катнашу өчен 3 тән алып 4 кә кадәр кешедән торган командалар төзергә һәм 2025 елның 8 октябренә кадәр проект сайтында индивидуаль теркәлү узарга кирәк. Проект турында тулырак мәгълүмат https://case-in.ru/ сайтында.