Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык телевизион иҗат фестиваленең гариза бирү кампаниясен 10 октябрьгә кадәр озайттылар

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык телевизион иҗат фестиваленең гариза бирү кампаниясен 10 октябрьгә кадәр озайттылар. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Бу хакта «Наше время — Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов белдерде.

«Ел саен фестивальдә 100 дән артык предприятие һәм оешма катнаша. Яңа сезонга әзерлек инде ел башыннан бирле бара. Даими катнашучыларыбызның күпсанлы үтенечләре буенча гариза бирү кампаниясен 10 октябрьгә кадәр озайтабыз. Бу беренче тапкыр катнашырга ниятләүчеләргә тагын бер мөмкинлек. Катнашуга конкурс программасы төрләрендә шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып саналмаган республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (команда составында 45 яшькә кадәр) вәкилләре чакырыла. Шул ук вакытта “өлкәнрәк” катнашучылар саны чыгыш ясаучы коллективның гомуми саныннан 50% тан артмаска тиеш. Хезмәткәрләр «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә ялгыз һәм команда зачетында чыгыш ясый ала», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

Быел  «Наше время – Безнен заман»  фестиваленең зона этаплары Яр Чаллыда (17-18 октябрь), Әлмәттә (24-25 октябрь), Яшел Үзәндә (31 октябрь -1 ноябрь) һәм Казанда (10-11 ноябрь) узачак. Конкурс көннәренең ахыры булып, һәр зона этабында гала-концертлар булачак, алар барышында төрле номинацияләрдә призерлар бүләкләнәчәк һәм гомумкоманда зачетына йомгак ясалачак. Зона турларында Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар, фестиваль жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр һәм сәхнә осталары белән катнашучыларның номерлары турында фикер алышу булачак. Фестивальнең финалы 13 ноябрьгә планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук башка министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Проект авторы – Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проект яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International