«Геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз»: «Созвездие - Йолдызлык» хәрәкәте республика шәһәрләрендә һәм районнарында патриотик программа белән чыгыш ясый

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

«Созвездие - Йолдызлык» театры артистлары Чүпрәле, Питрәч һәм Чистай районнарының яшьләр үзәкләре базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз» дип аталган концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

«Уртак тырышлык нәтиҗәсендә без районнарга программалар алып килә алдык, бу Татарстанда патриотик тәрбия бирү өчен мөһим адым булды. Без нәкъ менә иҗат аша яшьләргә илебез геройларының төрле елларда кылган батырлыклары турында нәтиҗәле итеп сөйли алуыбызга ышанабыз», - дип билгеләп үтте «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Программаны 850 дән артык кеше карады. Төрле еллардагы патриотик җырлар һәм шигырьләр тәкъдим ителде.

Проектның мөһимлеген Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров билгеләп үтте: «Әлеге чара бик вакытлы, чөнки бүгенге көндә төп бурыч – яшьләребезгә патриотик тәрбия бирү. «Созвездие - Йолдызлык»ка шундый игелекле эш, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән шөгыльләнүе өчен рәхмәт белдерәбез».

Чистай районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов шулай ук концерт хәрәкәтенә рәхмәт белдерде һәм теманың актуальлеген ассызыклады. Ул ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы вакытында сугышчыларыбызны рухландырган патриотик җырлар, сугыш еллары җырлары бүген дә, махсус хәрби операция вакытында да актуаль.

«Геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз» концерты шулкадәр дустанә, шулкадәр күңелле узды. Без мондый проектларның Питрәч районында үтүенә һәм гамәлгә ашырылуына бик шат», - дип билгеләп үтте Питрәч районы яшьләр үзәге җитәкчесе Роза Шәмсетдинова.

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International