Азат Кадыйров һәм «Батырлар. Герои Татарстана» программасы катнашучысы Таһир Садыйков «Авангард» җыелма программасы белән танышты

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров  махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен  «Батырлар. Герои Татарстана» программасы катнашучысы Таһир Садыйков белән очрашты. Министр статусында Азат Кадыйров хәзер аның остазы булып тора.

Программа башланганнан бирле Таһир Садыйков республика районнарындагы балаларны савыктыру лагерьлары эшчәнлеге белән танышып өлгерде, Түбән Камага барып, анда яңа яшьләр үзәге концепциясенең иҗтимагый тыңлауларында, «Лига форум» студентлар форумында катнашты.

Бүген министр белән бергә алар «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә булдылар, анда 10 нчы сыйныф егетләре өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча «Авангард» 5 көнлек җыеннар уза. Бу инде быел җиденче смена, анда Биектау, Арча, Теләче районнарыннан 190 яшүсмер катнаша. Биш көн дәвамында укучылар строй, ут, хәрби-медицина һәм тактик әзерлек нигезләре, шулай ук РХБЗ һәм устав нигезләре кергән курслар уза. Укучылар өчен җыемнар түләүсез, аларга яшәү, туклану һәм форма бирелә.

Азат Кадыйров Таһир Садыйков белән бергә җыемнар программасы белән танышты, гамәли дәресләр кысаларында балалар белән аралашты. Аннары яңа министрга үзәкнең территориясен, сменада катнашучыларның яшәү шартларын күрсәттеләр.

«Без, министрлык буларак, җитәкләгән һәр юнәлешнең эшенә кереп чумам. Үзебезнең ведомство буйсынуындагы оешмаларның эш урыннарына чыгам. Бүген «Патриот» Республика үзәгендәге коллегалары белән яшьләргә патриотик тәрбия бирү планнары турында фикер алышып кына калмыйча, яшүсмерләр өчен хәрби-патриотик җыеннарның ничек узуын шәхсән үз күзләрем белән күрдем. Яшьләр дәресләрдә бик теләп катнашалар һәм хәрби-тактик белемнәр дә, ир – атка тормышта кирәк булачак практик белемнәр дә алуларын билгелиләр», - дип билгеләде министр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәләре нигезендә «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәкләре 2022 елда төзелде. Шул вакыт эчендә 8 меңнән артык егет 5 көндезге җыенда катнашты.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International