«Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсының гариза бирү кампаниясе старт алды. Җиңүче 500 мең сум алачак. Катнашучыларга видеоролик - үзпрезентация ясарга, портфолио әзерләргә, шулай ук сайланган темага лекция үткәрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
Конкурс талантлы яшь педагогларны ачыклауга, аларның һөнәри осталыгын үстерүгә һәм һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Гаризалар 1 ноябрьгә кадәр конкурс сайтында кабул ителә: https://molprepod.utalents.ru/?utm_medium=cpa&utm_campaign=tatmedia.
«Конкурста беренче урын өчен 500 мең сум приз икенче урын өчен – 350 мең сум, өченче урын өчен – 250 мең сум каралган. Конкурста җиңүче Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына керүенә дәгъва итә алачак. Конкурсның күп этаплы форматы, читтән торып сынауларны да, турыдан — туры турларны да үз эченә алган — эшлекле уеннар, прзентацияләр һәм TED форматындагы лекцияләр — профессор - укытучылар составының талантлы вәкилләрен ачыклауда һәм бүләкләүдә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады», - дип билгеләде министрның беренче урынбасары.
Узган ел конкурста республиканың 25 югары уку йортыннан 185 яшь укытучы катнашты. Җиңүче булып КФУның Молекуляр системалар физикасы кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов танылды.
«Элек миңа мондый конкурсларга вакыт җитмәс кебек тоела иде. Тик аннары мин монда егетләрнең төрле темаларга ирекле формада лекцияләр белән чыгыш ясауларын күрдем. Бу үзеңне күрсәтү генә түгел, ә бик күп нәрсәгә өйрәнү мөмкинлеге дә. Катнашучыларның һәркайсы - үз эшенең чын остасы», - дип билгеләп үтте узган елгы җиңүче.
Быелгы катнашучыларга ул үзләре булып калырга һәм мөмкин кадәр ачык булырга киңәш итте. Үз докладыңда теманы җиткерү генә түгел, энергияне тапшыру да мөһим.
Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы, «Казан талантлар ачык университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы оештыра.