Татарстанда «Гаилә энергиясе» III Республика гаилә интеллектуаль фестивале узачак. Катнашучыларны бай программа, интеллектуаль уеннар, балалар өчен мастер-класслар, ата-аналар өчен белем бирү лекцияләре, шулай ук викториналар һәм конкурслар көтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде. Махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Герои Татарстана» программасы катнашучысы Таһир Садыйков шулай ук матбугат конференциясендә катнашты.
«Россия Президенты [Владимир Путин] кушуы буенча 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Шуның нәтиҗәсендә күп кенә яңа проектлар барлыкка килде, шуларның берсе – «Гаилә энергиясе» фестивале. Программа бик бай булыр дип көтелә, кичәге көннән гаризалар бирү компаниясен республиканың барлык районнарыннан башладык. Барыннан да элек, әлбәттә, бездә фестиваль нәтиҗәләре буенча кыйммәтле призлар. Бу яңа танышу, яңа аралашу һәм вакыйга үзен интеллектуаль уеннар уздыру күзлегеннән генә ачмый. Шулай ук без Татарстанда яшь гаиләләр өчен булган мөмкинлекләрне күрсәтәчәкбез», – дип сөйләде Софья Галиева-Мостафина.
Башта сайлап алу турлары Татарстанның алты шәһәрендә: Казан, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Мамадыш һәм Алабугада узачак. Катнашучыларны «Что? Где? Когда?», «Своя игра» һәм шашкалар буенча ярышлар көтә. Сайлап алу турында җиңүчеләр финалда үз шәһәрләреннән катнашу хокукына ия булачак.
Параллель рәвештә ата – аналар өчен тәҗрибәле лекторлар һәм психологлардан белем бирү программасы, ә балалар өчен рәсем, программалаштыру һәм робот техникасы буенча мастер-класслар каралган.
«Быелгы яңалык «Халык зирәклеге» программасын кертү булды. Без барыбыз да беләбез, һәр ата-ана агач утыртырга тиеш. Без район хакимиятләре башлыклары белән бергәләп агачлар утыртачакбыз, гаилә аллеялары ясаячакбыз. Киләсе елда без төбәкара дәрәҗәгә чыгарга, Татарстанның күбрәк шәһәрләрен колачларга һәм безнең мәгариф һәм күңел ачу программасын арттырырга тырышачакбыз», – дип өстәде проект җитәкчесе Даниил Ченцов.
Оештыручылар фестивальдә бөтен республикадан 160тан артык гаилә катнашыр дип көтәләр. Ченцов сүзләренчә, чараның форматы сизелерлек яңартылган. «Без программаны яңадан барладык, күбрәк мәгънәләр һәм төсләр өстәдек. Безнең фестиваль – ул чаралар сериясе генә түгел, ул без катнашучылар белән бергә яши торган гомер. Бу хисләр, тәэсирләр, уртаклык турында», – дип ассызыклады ул.
Финал Казанда узачак. Анда башкалада сайлап алу турында җиңгән ун гаилә һәм башка торак пунктлардан иң яхшы өч гаилә катнашачак. Финалга чыгучылар Татарстанның иң интеллектуаль һәм креатив гаиләсе исеме өчен көрәшәчәк. Интеллектуаль финаллардан тыш, алар алдан әзерләнгән иҗади номерларны тәкъдим итәчәкләр һәм фестивальнең зур концерт тәмамлануында катнашачаклар.
«Бездә фестиваль гаиләләрне, яшь гаиләләрне, студент гаиләләрне берләштерә. Татарстанда 2 меңнән артык студент гаиләсе бар. Ата-аналар өчен бу күпмедер вакытка ял итү өчен яхшы мөмкинлек, чөнки алар балаларның куркынычсызлыкта булуын, аларның педагоглар күзәтүе астында булуын, алар белән шөгыльләнүләрен аңлыйлар һәм ата – аналар бу вакытта үзләре өчен файдалы лекцияләр тыңлый алалар, нинди проблемалар бар, шул исәптән психологик проблемалар бар, үзара аралаша алалар», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.
«Татар-информ» материаллары буенча